Эчтәлек

Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы химик, физик, механик, акустик, җылылык, ис факторларына бүлеп карала. Татарстан Республикасында һавага чыгарылган пычрак матдәләрнең гомуми күләме елга 500-520 мең тонн тирәсе тәшкил итә.

38 мең чамасы стационар пычрату чыганагы булган сәнәгать предприятиеләре (800 дән артык), ел саен һавага 300 мең тонн тирәсе зарарлы матдәләр чыгара, мәсәлән, 2005 елда – 254 мең тонн, 2003 елда – 275 мең тонн, 2001 елда – 293 мең тонн. Чыгарылган барлык пычратучы матдәләрнең ягулык комплексына – 44%, җылылык электрстанцияләренә – 14%, химия һәм нефть химиясе комплексына – 28,2%, машина төзелеше предприятиеләренә – 5,2, төзелеш комплексларына 2,8% ы туры килә.

Газ чистарту һәм тузан тоткарлау җайланмалары зарарлы матдәләрнең уртача 50% ын зарарсызландыра: машина төзелешендә – 75%, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә – 74%, төзелеш индустриясендә – 90%, урман һәм агач эшкәртүдә – 58%, җиңел сәнәгатьтә – 43%, җылылык комплексында – 39%, җылылык энергетикасы комплексында һәм авыл хуҗалыгында – 8%, торак-коммуналь хуҗалыкта – 55%.

Автотранспорт шулай ук атмосфера һавасын пычрату чыганагы булып тора: Татарстан Республикасында соңгы елларда дәүләт, коммуналь һәм коммерция автотранспортыннан һавага чыгарылган пычрак матдәләрнең тулай күләме бер елга 200–250 мең тонн (2005 елда – 199 мең тонн, яки Татарстан Республикасы буенча һавага чыгарылган пычрак матдәләрнең 43,5% ы). 2005 елга автотранспорттан һавага чыккан зарарлы матдәләр Казанда – 74,7%, Бөгелмәдә – 73,9%, Әлмәттә – 47,6%, Чаллыда – 76,8%, Чистайда 82,6% тәшкил итте.

Соңгы 5 елда һавага чыккан зарарлы матдәләр белән әйләнә-тирә мохитнең пычрануы дәрәҗәсе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада кимрәк яки гигиена таләпләренә туры килә.

Республикада, сәнәгать, авыл һәм коммуналь хуҗалыклар үсеше белән бәйле рәвештә, су ресурсларын куллану һәм суның пычрануы да арта бара. Соңгы вакытта ел саен төрле ихтыяҗлар өчен 1 млрд м3 дан күбрәк су алына (2005 елда – 865,97 млн м3, шул исәптән җир өсте су чыганакларыннан – 724,61 млн м3, җир асты суларыннан – 141,37 млн м3).

2005 елда җитештерү ихтыяҗларына 419,96 млн м3, хуҗалык-көнкүрешкә – 257,3 млн м3, авыл хуҗалыгы сугаруга – 23,43 млн м3, сугаруга 2,34 млн м3 күләмдә файдаланыла.

Файдаланылган суның күп өлеше (700 млн м3 ка якыны) соңгы елларда су объектларына агызыла. 2005 елда ташландык суларның сыйфаты түбәндәгечә иде: нормативлар нигезендә чистартылган сулар юк, чистарту процессы узмаган норматив – чиста сулар 125,5 млн м3, пычранган агым сулар – 528,93 млн м3 (шул исәптән җитәрлек чистартылмаганы – 504,18, бөтенләй чистартылмаганы – 24,75) тәшкил итә. 2005 елда Татарстанның су объектларына агым сулар белән 13,1 тонн нефть продуктлары (2003 елда 60 тонн), 4,5 мең тонн йөзмә матдәләр (6,2 мең тонн), 413 мең тонн сульфат (80 мең тонн), 30,4 мең тонн хлорид (48 мең тонн), 925,5 тонн фосфат (704 тонн), 204,9 тонн нитрит (271 тонн), 25,7 тонн актив өслекле матдәләр (33 тонн), 6,2 мең тонн нитрат һәм 83,7 тонн тимерләр.

Шуңа бәйле рәвештә, республика халкын яхшы сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү проблемасы актуальләшә. Химик күрсәткечләре буенча тикшерүләрдә санитария-гигиена таләпләренә туры килмәүче эчәргә яраклы дип саналган су күләме 2005 елда 2,7% булса, микробиологик күрсәткечләре буенча – 2,6% булган.

Бу очракта җир асты суларыннан файдалану әһәмияткә ия (халыкны су белән тәэмин итү сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру проблемасын хәл итүдә төп юл). 2005 елда Татарстан Республикасы халкын хуҗалык һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү системасында җир асты суларына 88,5% туры килә. Әмма аларның сыйфаты нык аерыла. Иң яхшы сыйфатлы җир асты сулары Көнбатыш Кама аръягында, түбән сыйфатлы сулар Идел алды төбәгендә билгеләнә, иң начар җир асты сулары – Әлмәт районында.

Соңгы еллар дәвамында республикада радиацион-экологик хәл тотрыклы булып кала, табигый гамма-фон тиешле санитария нормаларыннан артмый (6–14 мкР/сәг). Ләкин радиацион аварияләр килеп чыгуга потенциаль куркыныч тудыручы объектлар бар: «Татнефть» АҖ, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, Казан «Радон» специальләшкән радиация куркынычсызлыгы комб-ты, «Чистай «Восток» сәгать заводы» АҖ, Казан «Ясалма каучук» заводы, «Татхимфармпрепаратлар» химия-фармацевтика җитештерү берләшмәсе һ.б.

Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килү һәм аларның әйләнеше актуаль экологик проблемаларның берсе булып тора. 2005 елда аларның гомуми күләме 12,042 млн тонн тәшкил итә, шул исәптән 9,191 млн тонн – терлекчелек, 2,073 млн тонн – сәнәгать, 0,777 млн тонн – көнкүреш калдыклары. Бигрәк тә күп күләмдә калдыклар тупланышын (мең тоннларда): кара металл – 213,9; ташландык сулар утырмасы – 147,5; куркыныч матдәләр белән пычранган фильтрларда һәм йоткычларда үткәрелгән масса – 135,5; төзелеш – 134,7; нефть һәм газ табу – 72,1; агач эшкәртү – 62,8; химия – 46,7; синтетик һәм минераль буяулар – 6,9 тәшкил итә. Яңа калдыкларның 62,52 мең тонн зарарсызландырыла, 2012,2 мең тонн файдалану өчен предприятиеләргә җибәрелә. 736,5 мең тонн калдык предприятиеләрдә озак сроклы саклауга урнаштырылган.

Чыганак

Государственный доклад о состоянии природных ресурсов и охраны окружающей среды РТ в 2005 году. Казан, 2006.

Автор – М.М.Гыймадиев