Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

1861 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм сарык тиресе эшкәртү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 350 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Багай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Путь к свету” колхозы оештырыла, 1951 елда берләштерелгән “Путь к коммунизму” колхозы (Арыслан, Багай авыллары) составына керә. 1994 елдан – “Колос” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елда – “Хәмидуллин һәм “Нива” агрофирмасы компаниясе” ышанычлылык ширкәте, 2005 елда “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2004 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (1990 елда яңа бина төзелә).

Халык саны

1782 елда – 81 ир-ат;
1859 елда – 210,
1897 елда – 446,
1908 елда – 555,
1920 елда – 143,
1926 елда – 470,
1938 елда – 366,
1949 елда – 252,
1958 елда – 154,
1970 елда – 135,
1979 елда – 110,
1989 елда – 73,
2002 елда – 67,
2010 елда – 61,
2017 елда – 57 кеше (руслар).