Тарихы

Авыл 1652 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Урта Чепкас исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек балта эше, он тарттыру кәсепчелеге, сәүдә киң таралган була.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 4 мәчет, 3 мәдрәсә, 13 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3053,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Янтуган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда – авылда «Янтуган» совхозы, 1929 елда – «Кызыл Янтуган» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ә.Җиһаншин), 1931 елда авыл «Земледелец» колхозы составына керә, 1959 елда «Ударник» колхозы белән (Вольный Стан авылы) Маркс исемендәге колхозга берләштерелә, 1999 елда «Йолдыз» колхозы составына керә.

2000 елдан Т.Фәттахов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 1989–1994 елларда авылда май заводы эшли.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда крәстиян яшьләре мәктәбе ачыла, 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1953 елда – урта (1976 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1990 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучылар – А.К.Айзатуллов, Ф.Ш.Даутов).

Авылда мәдәният йорты (1973 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1985 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

2014 елдан мәдәният йорты каршында «Асылъяр» фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

И.И.Айнатуллов (1958 елда туган) – ТРның атказанган артисты;

К.Ә.Сәгъдиев (1963 елда туган) – укытучы, химия фәннәре кандидаты.

Халык саны

1859 елда – 1013,
1897 елда – 1395,
1913 елда – 1404,
1920 елда – 1691,
1926 елда – 1420,
1938 елда – 1125,
1949 елда – 894,
1958 елда – 783,
1970 елда – 1133,
1979 елда – 707,
1989 елда – 547,
2002 елда – 474,
2010 елда – 473,
2015 елда – 439 кеше (татарлар).