Биографиясе

1868 елның 4 феврале, Санкт-Петербург – 1918 ел.

Дворяннар катлавыннан.

Михаил артиллерия училищесен (Санкт-Петербург, 1888 ел), Генштабның Николай академиясен (Санкт-Петербург, 1895 ел) тәмамлый.

1888 елдан хәрби хезмәттә.

1901–1903 елларда Финляндия генерал-губернаторы канцеляриясендә.

1903–1905 елларда Нюланд губернасының ланд-секретаре (вице-губернаторы).

1905–1906 елларда Казан губернаторы. 1905 елның ноябрь–декабрь айларында хәрби отряд башында Казан губернасы өязләре буйлап крәстиян кузгалышларын бастырып йөри. 1905 елның 12 декабрендә аның боерыгы белән Казанда социал-демократлар һәм эсерлар оешмасы тар-мар ителә.

1906–1907 елларда Мәскәү шәһәре башлыгы. 1909 елда хакимияттән законсыз файдаланганы өчен Сенат судына бирелә, 1911 елда аклана.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша (1914–1917 еллар).

Әдәбият

Дело бывшего московского градоначальника Рейнбота и его помощника Короткого. СПб., 1911.

Падение царского режима: По материалам Чрезвычайной комиссии Временного правительства. М.–Л., 1927. Т. 7.

Автор – Е.Б.Долгов