Биографиясе

1960 елның 29 июлендә Казанда туа.

Казан медицина иниверситетын тәмамлаганнан соң (1983 ел), ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә эшли.

1988 елдан ГИДУВта.

Г.А.Иваничев шәкерте.

Фәнни эшчәнлеге

Төп фәнни тикшеренүләре сулыш системасының нейромотор тайпылышларына диагноз куюга һәм дарулар кулланмыйча дәвалауның мөһим мәсьәләләренә карый. Ул хроник обструктив үпкә авырулары (хозл) вакытында вентиляция аппаратының мускул-буын эшчәнлеге бозылу урынын, ешлыгын һәм күренешен тикшерә, күкрәк читлеге сыгылмалылыгы кимүнең тын кысылуга китерү үзенчәлеген ачыклый; вентиляция бозылуның төрле этапларында нейромотор сулыш системасының периферик һәм үзәк буыннары торышын өйрәнә.

Хроник обструктив үпкә авырулары (хозл) белән авыручыларда көйләнешнең нейромотор контурындагы үзәк һәм периферик буыннар эшчәнлеге бозылуның этаплап баруын беренче булып ачыклый (1999 ел), тышкы сулыш алу функцияләре бозылганда мануаль һәм акупунктур дәвалау ысулларын эшли һәм гамәлгә кертә.

Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (2006 ел).

Хезмәтләре

Физиология нейромоторного контура системы дыхания // Казан. мед. журн. 1996. № 1 (автордаш);

Нейрофизиологические предпосылки сочетания мануальной терапии и акупунктуры в лечении болевых мышечных синдромов // Сенсорное и рефлекторное взаимодействие в механизмах акупунктуры. Казань. 1999.