Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында Казан һәм Вятка губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. 1736 елдан отставкага чыккан унтер-офицерлар һәм лейб-гвардиячеләрнең яшәү урыны буларак билгеләнә.

1860 елларга кадәр авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке отставкага чыккан унтер-офицерлар, салымнан азат ителгән игенче солдатлар һәм балалар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, итек тегү, киез басу, чүлмәк ясау, тимерчелек, агач эше һәм мичкә ясау кәсепчелеге таралган була.

1769 елда авылда Н.П.Рычков җитәкчелегендә Санкт-Петербург Фәннәр академиясе экспедициясе булып китә.

Халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша: авыл баш күтәрүчеләрнең җыелу урыны була, отставкадагы җирле леб-гвардия унтер-офицеры М.Т.Голев Е.И.Пугачёв тарафыннан атаман итеп сайлап куела.

1814 елда искергән XVIII йөз чиркәве урынына приход кешеләре акчасына ампир стилендә таштан Рождество Христово чиркәве салына, 1890 елларда чаң каланчасы һәм аш-су бүлмәсе (трапеза) төзелә (1934 елда ябыла, өлешчә сүтелә, иген саклау өчен файдаланыла, склад; 2004 елда дин тотучыларга кайтарыла, яңартыла; архитектура истәлеге).

1858 елда Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе ачыла, 1878 елдан − бер класслы земство мәктәбе (1883 елда 35 ир бала һәм 9 кыз бала укый, 1912 елда – 70 ир бала һәм 40 кыз бала).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, XX йөз башында икмәк саклау һәм сату кибете, шәраб һәм 4 бакалея кибетләре була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3513 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 293 хуҗалыкның 36 сы атсыз, 248 – бер, ике ат, 9 крәстиян хуҗалыгы өч һәм күбрәк ат тота, 54 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсебе белән бергә алып бара; 3111 баш терлек һәм 732 бал корты оясы теркәлә.

Авыл белән янәшә җир биләүче Л.В.Хитровоның зур хуҗалыгы урнашкан була (1200 дисәтинә җир).

1920 елда халкы крәстияннәрнең “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша, авыл халкының бер өлеше һәлак була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Александр Бистәсе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Яңа тормыш” (беренче рәисе – Г.П.Грязнов) һәм “Пролетарий” колхозлары оештырыла. 1950 елдан авыл – зурайтылган “Кызыл партизан” колхозының үзәк утары (Кызылъяр, Урал поселокларын, 1958 елда Киселёвка авылы һәм Просвет поселогын берләштерә), 1970 елдан – шул ук исемдәге совхоз (беренче директоры – А.С.Рагузин), 1998 елдан – “Александр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

2005 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе, крәстиян фермер хуҗалыклары эшлиләр. Халкы кырчылык, яшь мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында земство мәктәбе нигезендә башлангыч мәктәп ачыла (соңрак элекке сәүдәгәр һәм рухани йортында урнаша), аннары җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1985 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Мәктәп каршында туган як тарихы музее эшли (оештыручылары – Л.Г.Варганова, Н.П.Кочетова).

1933 елда элекке рухани йортында уку йорты һәм “халык йорты” – клуб ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1979 елдан, аның каршында “Рябинушка” (1987 елдан), “Перезвоны” (2005 елдан) фольклор коллективлары эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1979 елдан, 2017 елдан яңа бинада) бар.

2016 елга кадәр “Капелька” балалар бакчасы эшли (хәзер мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме).

“Александр Невский изге чишмәсе”, буа төзекләндерелгән.

2006 елдан авылда ел саен район күләмендә “Яблочный спас” халык бәйрәме үткәрелә.

Халык саны

1859 елда – 906,
1897 елда – 1628,
1913 елда – 1889,
1926 елда – 1004,
1938 елда – 589,
1949 елда – 454,
1958 елда – 455,
1970 елда – 368,
1979 елда – 344,
1989 елда – 426,
2002 елда – 525,
2010 елда – 569,
2017 елда – 535 кеше (руслар – 65%, татарлар – 25%, чуашлар – 4%).