Бидәңге елгасының (Кылна, Зөя елгалары бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 18 км. Бассейнының мәйданы 93,7 км2. Тәтеш районы территориясеннән ага. Елга башы Бессоново авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Яңа Льяш Пүчинкәсе һәм Иске Колмәт авыллары янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 88 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Тарханның 0,6 дан 6,7 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.