Эчтәлек

1920 еллар ахырында, бер төркем татар-башкорт язучыларын контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, махсус оештырылган җинаять эше.

Оешма Г.Кутуй белән Г.Минский 1929 елда Уфага баргач оештырыла, аның җитәкчеләре Г.Кутуй белән Н.Исәнбәт булган дип исәпләнә.

Әлеге эш буенча С.Агиш, С.Борһан, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Минский, Т.Ченәкәй җавапка тартыла. Ул чордагы көндәлек басмаларда шулай ук Ф.Борнаш, Н.Гальгаф, М.Бөдәйли, Г.Рәхим, З.Галим исемнәре дә күрсәтелә.

Тикшерү 1929–1930 елларда бара: җинаятьләре исбатланмау сәбәпле, гаепләнүчеләр аклана һәм сак астыннан азат ителә. Шуңа да карамастан, алар үз вазифаларыннан читләштерелә һәм матбугатта нык тәнкыйтькә дучар ителә.

Әдәбият

Вәлиев Р.К., Мәһдиев М.С. Узган ел авазы // Казан утлары. 1992. № 1.

Автор – Р.К.Вәлиев