Биография

1772 ел, Түбән Новгород губернасы Балахна шәһәре – 1852 елның 22 декабре (1853 елның 3 гыйнвары), Казан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1797 ел).

1799–1804 елларда Санкт-Петербургның Баш почта идарәсендә эшли.

1806 елдан Казан университетында – рус әдәбияты адъюнкты (өзеклекләр белән), 1810 елдан – (Казанда беренче булып) экстраординар, 1814 елдан – ординар профессор Карьерасының чәчәк аткан чоры Л.М.Магницкий эшләгән елларга туры килә: 1816–1822 елларда Г.Н.Городчанинов – әдәбият бүлеге, 1822–1824, 1826–1827 елларда әхлак-сәясәт бүлеге деканы, 1820–1825 елларда (бүленеп) проректор вазифаларын башкара.

1811–1813 елларда «Казанские известия» газетасында, 1821–1829 елларда «Казанский вестник» журналында актив языша, 1832 елда «Заволжский муравей» журналы, 1843 елда «Маяк» журналы белән хезмәттәшлек итә.

1806 елдан Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан жәмгыяте әгъзасы, 1826–1846 елда рәисе.

Г.Н.Городчанинов – XVIII йөз архаик шигьри формалар тарафдары, Карамзин мәктәбен кабул итми.

Тантаналы вакыйгалар уңае белән язылган мәдхияләр һәм нотыклар авторы.

Рус теленә Г.Рейнальнең «Европалыларның ике Һиндстандагы оешмалары һәм сәүдәсенең фәлсәфи һәм сәяси тарихы»н («Философская и политическая история о заведениях и коммерции европейцев в обеих Индиях», 1805 ел) тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Опыт краткого руководства к эстетическому разбору по части российской словесности. Казань, 1813;

Сочинения в стихах и прозе. СПб., 1816.

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета (1804–1904): В 4 т. Казань, 1902–1904;

Русские писатели. 1800–1917: Биогр. словарь. М., 1989. Т. 1.

Автор – М.М.Сидорова