- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Макса елгасы буенда (Кече Мишә елгасының уң кушылдыгы), Теләче авылыннан 7 км төньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында мәчет, мәктәп, вак-төякләр кибете эшли.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда «Кече Кибәхуҗа» авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. 1933 елдан «Кызыл көч» (үзәк утары – Олы Кибәхуҗа авылы), 1950 елдан –М.Вахитов исемендәге (үзәк утары – Казаклар авылы), 1958 елдан –«Уңыш» (үзәк утары – Казаклар авылы) колхозларында, 1996–2004 елларда – «Уңыш» күмәк предприятиесе, 2022 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Тулы булмаган урта мәктәп (2015 елдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1859 елда – 167,
1897 елда – 277,
1908 елда – 330,
1920 елда – 301,
1926 елда – 178,
1938 елда – 232,
1949 елда – 191,
1958 елда – 147,
1970 елда – 119,
1979 елда – 76,
1989 елда – 63,
2002 елда – 71,
2010 елда – 61,
2020 елда – 59 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.