Биографиясе

1780 елның 7 ноябре, Полтава губернасы Хородский өязе — 1839, Мәскәү, башка мәгълүматлар буенча, Варшава.

Россия САдә укый (1788–1800).

1802 елдан, «күренешләрне, төрле халыкларның кием-салымнарын тасвирлау» өчен, император Александр I тарафыннан Россиянең Азия һәм Европа өлешен хәрби-стратегик яктан тикшерү максатында оештырылган экспедиция составындагы Г.М.Спренгпортен җитәкләгән төркемнең рәссамы булып тора.

1805–1806 елларда Италиядә яши.

1807 елда архитектор А.Н.Воронихин юлламасы буенча Петербургта «Казан Мәрьям Ана чиркәвен төзү» комиссиясенә хезмәткә кабул ителә, әлеге собор өчен иконалар яза. Бер үк вакытта рәссамнар төркеме белән хезмәттәшлек итеп, А.С.Строганов коллекциясендәге әсәрләрдән алынган гравюралар альбомы чыгаруда катнаша.

1810–1812 елларда Мюнхенда эшли, монда Рус сарае каршындагы Бавария илчесе К.Рехберг чакыруы буенча 1812 елда Парижда басылган 2 томлы «Les peuples de la Russia» («Россия халыклары») альбомын нәшер итүдә катнаша.

1816–1818 елларда Тау һәм тоз эшләре департаментында медальләр сурәтен ясаучы булып эшли.

1818–1822 елларда М.Н.Васильев җитәкчелегендәге экспедиция составында дөнья тирәли сәяхәт кыла, шул чакта теркәлгән географик тикшеренүләр чагылдырылган 170 кә якын күренешне ясый.

1826 елда Император театрлары конторасына баш бутафор (баш рәссамга тиң) итеп билгеләнә.

1828 елдан Мәскәүдә Дәүләт күзәтчелеге ведомствосына хезмәткә керә (мөһим эшләр башкаручы чиновник). Гомеренең соңгы еллары турында мәгълүматлар юк.

Иҗаты

Корнеев — XIX йөзнең 1 нче яртысында сурәтле графика өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Аның сәнгать мирасы фондының күпчелек өлешен Россия, Урта диңгез буйлап һәм дөнья тирәли сәяхәт итү вакытында эшләгән рәсемнәре алып тора.

1803 елда Корнеев Казан һәм Саратов губерналарында була, «Көнбатыш тарафтан Казан күренеше» (акварель, ак буяу, карандаш, тушь, каләм, 1803), «Петербургтан 1500 чакрымдагы Казансуның Иделгә койган урыны күренеше» (акварель, ак буяу, тушь, каләм, 1810–1812) һ.б.ны иҗат итә. К.Рехберг коллекциясе исемлеге буенча мәгълүм эшләре: «Казан губернасындагы Зөя каласының Идел буендагы күренеше», «Казанда мәчет күренеше», «Болгар хәрабәләре». Корнеев рәсемнәре буенча эшләнгән гравюралар «Казан татарларында ат чабышы» (офорт, акватинта, төсле басма; К.-Х.Гесс уеплавында, 1812), «Татар мулласы» һәм «Казан татар хатын-кызы» (очерк өчен гравюра, акварель; Е.Скотников уеплавында, 1808–09, «Корнеевның костюмнар тупланмасы» альбомыннан).

Корнеевның сәнгать мирасы рус пейзаж жанры мәктәбе үсешендә бер баскыч булып тора. Фәнни максатларда иҗат ителгән әсәрләрдәге мотивларның, өс киемнәренең, аксессуарларның топографик төгәллеге табигый шартларда туган хисләр, табигать һәм мохитнең дөрес итеп тасвирлануы белән кушылып бара. Алардагы классик мәгърифәтчелек стиле романтизмга хас сыйфатлар белән бергә үрелә. Казан төбәге иконография сәнгатендә Корнеевның әсәрләре сюжет һәм темаларының төрлелеге, көнкүреш вакыйгаларының күплеге, төсләренең ачыклыгы белән аерым урын алып тора. Иҗатының күләме буенча алар рәссамның XIX йөз башында Казан төбәгенә багышланган иң күләмле рәсемнәр сериясен тәшкил итә. Корнеевның әсәрләре Россия Милли китапханәсендә, А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт музеенда, Дәүләт Тарих музеенда, Рус музеенда саклана.

Әдәбият

Гончарова Н.Н. Е.М.Корнеев: Из истории русской графики начала XIX века. М., 1987.

Автор — Е.П.Ключевская