Мәллә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,9 км, бассейнының мәйданы 92,7 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Куәтле Елга авылыннан (даими яшәүчеләр юк) 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Мәсгут авылыннан 1 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 120 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 23%.

Кәкре елганың 0,3 тән алып 11 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,51 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 79 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Кәкре елга ноябрьнең икенче яртысында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Кәкре елга бассейнында күләме 8 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.