Биографиясе

1864 ел, Одесса шәһәре — 1911 елдан соң.

1881 елда Одесса училищесен тәмамлаганнан соң, Санкт-Петербургтагы Гражданлык инженерлары институтына укырга керә. 6 елдан гражданлык инженеры дәрәҗәсе ала һәм техник-төзелеш комитетына кабул ителә.

1887 елда Ломжа губернасының Остров шәһәрендә казармалар төзү өчен оештырылган гаскәри төзелеш комиссиясе составында.

1889 елдан Тверь губернасы идарәсендә: төзелеш бүлегендә кече инженер, 1892 елдан — кече архитектор, соңрак Тверь губернасы архитекторы итеп билгеләнә.

1893–1907 елларда Казан губернасы архитекторы, бер үк вакытта, 1895–1907 елларда, епархия архитекторы, 1902–1907 елларда Казан сәнгать училищесе укытучысы. 1907–1911 елларда — Казан губернасы инженеры.

1911 елда — Ковно шәһәрендә (хәзер Каунас шәһәре, Литва) губерна инженеры.

Иҗаты

Ф.Н.Малиновский. Раифа монастыреның Троица соборы. 1904–1907

Көньяк-көнчыгыш яктан күренеше

XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казан губернасында дини архитектура биналарын бизи (башлыча, эклектика стилендә). Храмнар проектлаштыра: Ташкирмән авылындагы Гурий чиркәве (хәзер Лаеш районы, 1895), Ачы авылындагы Духосошествие чиркәве (хәзер Теләче районы, 1896), Малмыж авылындагы чаңлы Сергий Радонежский чиркәве (хәзер Мамадыш районы, 1896), Танкеевка авылындагы Троица чиркәве (хәзер Спас районы, 1897), Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастырендагы (Зөя шәһәре) «Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы» Мәрьям Ана иконасы соборы (1898–1906), Богдашкино авылындагы Никола чиркәве (хәзер Тәтеш районы, 1899), Апак авылындагы Покров чиркәве (хәзер Әлки районы, 1899), Чарлы авылындагы Никола чиркәве (хәзер Кукмара районы, 1901–1902), Раифа монастыреның Троица соборы (1904–1907). 1897 елда Раифа монастырендагы «Синай һәм Раифада шәһит киткән изге аталар» чиркәвен, 1911 елда Лаеш шәһәрендәге Троица (хәзер София) чиркәвен һ.б.ны үзгәртеп кора.

Гыйбадәт йортлары белән бергә аның проектлары буенча уку һәм җәмәгать биналары: 1895 елда — Казан Богородица монастыренда чиркәү-приход мәктәбе, 1899 елда — Казан епархиясе училищесе, 1901 елда — Энгельгардт обсерваториясе, 1903 елда — Казан университеты студентлары тулай торагы, 1904 елда Казан руханилар училищесенең ике катлы яңа корпусы төзелә.

Малиновский иҗат эшчәнлеге белән бергә җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. 1888 елдан Ятим һәм зәгыйфь балаларны тәрбия кылу җәмгыятенең идарә әгъзасы булып тора (хастаханә бинасын бушлай проектлаштыра).

1902 елда, ятимнәр йортларын «аеруча кайгыртканы өчен», император Николай II нең рәхмәтенә лаек була.

1907 елдан Казан тарих-археология җәмгыяте әгъзасы.

Ф.Н.Малиновский. Иоанн Предтеча хатын-кызлар монастыреның «Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы» Мәрьям Ана иконасы соборы. 1898–1906

Көнбатыш яктан күренеше. Зөя

Әдәбият          

Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. К., 1993;

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

Автор — Л.М.Мортазина