Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кабек-Касы (Кибекасси) исеме белән дә билгеле.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 468,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Ырынгы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1962 елда Тельман исемендәге колхоз составына керә (Ырынгы авылы), 1992 елда авыл Киров исемендәге колхоз составында бүленеп чыга (2003 елга кадәр эшли).

Халкы «Урожай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (1987 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), клуб (1978 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

В.И.Краснов-Асли (1900–1978) – язучы, Чуаш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры;

Г.И.Краснов-Кезенни (1908–1978) – язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, Чуаш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры;

С.В.Ялавин (1898–1961) – тәнкыйтьче, драматург, прозаик;

В.П.Ярхунов (1927–2005) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 174,
1913 елда – 417,
1920 елда – 434,
1926 елда – 503,
1938 елда – 543,
1949 елда – 461,
1958 елда – 498,
1970 елда – 607,
1979 елда – 701,
1989 елда – 496,
2002 елда – 526,
2010 елда – 534,
2015 елда – 558 кеше (чуашлар).