К.К.Чеботарёв. «Кызыл армия». 1917 ел

«Хәзинә» милли сәнгать галереясы

Биографиясе

1892 елның 8 феврале, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Юрминск хуторы — 1974 елның 21 мае, Мәскәү.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1917), Казан сәнгать-техник институтын (1922) тәмамлый.

1918–1920 елларда Ак армия составында Гражданнар сугышында катнаша.

1920–1921 елларда Омск сәнгать-сәнәгать мәктәбендә укыта.

1921–1926 елларда Казан сәнгать-техник институтында, бер үк вакытта, 1923–1926 елларда, Казан театр техникумында укыта һәм КЭМСТ театрында рәссам булып эшли.

К.К.Чеботарёв. «Малайлар». 1918 ел

Эскиз. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

«Кызыл блуза» Казан театр оешмасы эшчәнлегендә катнаша. Казан яшь рәссамнарының авангард эзләнүләрен чагылдырган «Подсолнечник» тәүге сәнгать берләшмәсен оештыручы һәм аның әгъзасы була (1918).

1921–1923 елларда «Всадник» графика төркемен җитәкли. ТатЛЕФ (1923–1926) хәрәкәтен оештыручыларның берсе һәм лидеры. 1924 елда «Красная Татария» газетасы белән хезмәттәшлек итә, сәяси темаларга карикатуралар ясый.

1926 елның җәендә Мәскәүгә күченеп китә. 1927–1932 елларда ВЦСПС, «Молодая гвардия» нәшриятлары, «Прожектор», «Красное студенчество» журналлары, «Межрабпомфильм» кино оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Мәскәүдә Яшь тамашачылар театрында (1927–1929), Татар сәнгать эшче театрында (1930) рәссам була, берничә спектакльгә декорация ясый. 1930 еллар башына кадәр «Зәңгәр блуза» берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә. Бөек Ватан сугышы чорында «Окна ТАСС» өчен плакатлар ясый. «Октябрь» (1929–1932) берләшмәсе, Рәссамнар берлеге (1970) әгъзасы.

Кыска гына вакыт эчендә О. Бердслей рухындагы символик-аллегорик характерлы һәм модерн стильле композицияләрдән нәкышьккә кадәр эволюцион юл үткән кубофутуристик һәм абстракт юнәлешле 1910 еллар ахыры — 1920 еллар башы Казан авангарды лидерларының берсе. Казанда массакүләм агитация сәнгатен үстерүчеләрнең актив тарафдары була, совет бәйрәмнәрендә урамнарны һәм мәйданнарны бизәүдә катнаша.

1921 елда линолеумда гравирлау ысулын, литоргафияне, офортны үзләштерә, төрле басма техникалар белән тәҗрибәләр ясый («кыздырган энә белән» фанерага гравировка ясау), экспрессионизм йогынтысын кичерә. «Всадник» графика альманахларын чыгаруда катнаша, «Революция» (1921, линогравюра), «Эскизы» (1922, литография) альбомнарын бастыра. 1924–1925 елларда «Ленинизм», «Сыраханәләр» линогравюра серияләрен, аерым битләрдә, шул исәптән гарәп хәрефле татар язмаларын да файдаланып, төрле тематик хезмәтләр башкара.

1930 елларда монотипия техникасында эшли: Казан күренешләре һәм архитектура истәлекләре тасвирланган «Казан — яраткан шәһәрем», 1940–1950 еллар) сериясе. 1910–1920 елларда Казан сынлы сәнгать тарихы буенча «Следы» гомуми исеме белән берничә хезмәт яза (кулъязмалары Санкт-Петербургта Рус музеенда, Мәскәүдә Россия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивында саклана). Күргәзмәләрдә — 1914 елдан, халыкара күргәзмәләрдә 1930 елдан катнаша.

Әсәрләре Третьяков галереясында, А.С. Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музеенда (Мәскәү), Рус музеенда, ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Чуаш сәнгать музеенда, Козьмодемянск мәдәни-тарихи музей комплексында, Мари Республикасы Милли музеенда, Удмуртия Республикасы Сынлы сәнгать музеенда, Вологда өлкә картиналар галереясында, Россия һәм чит илләрдәге шхси тупланмаларда саклана.

К.К.Чеботарёв. «КЭМСТ театры». 1932 ел

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият           

Фомин А. На пути к искусству будущего (Революция в картинах К. Чеботарёва). К., 1922; 

Дульский П.М. Казанские современные графики // Гравюра и книга. 1925. № 1/2; К.К.Чеботарёв: Каталог выставки. К., 1971; 

К.К.Чеботарёв (1892–1974): Каталог выставки. М., 1978; 

АРХУМАС: Казанский авангард 20-х: Каталог выставки. М., 2005; 

Романович А.С. Художник Чеботарёв К.К.: Казанский период творчества (1914–1926). М.-К., 2007.

Автор — О.Л.Улемнова