- РУС
- ТАТ
монументаль-бизәлеш һәм гамәли сәнгать рәссамы, сынчы, нәкышьче, дизайнчы
1940 елның 28 октябре, Пермь шәһәре — 2020 елның 19 ноябре, шунда ук.
Казан сынлы сәнгать училищесендә укый (1960–1962), В.И.Мухина исемендәге Ленинград югары сынлы сәнгать-сәнәгать училищесенең пыяла һәм керәч бүлеген тәмамлый (1972).
1972–1973 елларда Сылва пыяла заводында (Пермь) баш рәссам.
1973 елдан Пермь сәнгать фондында эшли.
1993–1998 елларда Россия нәкышь, скульптура һәм архитектура академиясенең Урал филиалында гамәли-бизәлеш сәнгате кафедрасы мөдире.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977).
Кама алды төбәгендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе, иҗаты белән үзен сынлы сәнгатьтә һәм бизәлеш сәнгатенең нәфис пыяла, металл, керәч һәм витраж, станлы нәкышь, графика һәм скульптура жанрларында таныта. Исмәгыйлев әсәрләре, нигездә, Пермьдәге эре җәмәгать корылмаларының интерьерларын бизи. Ул – зиннәтләү әйберләренең барлык өлешләрен: люстралар, фарфор сыннар, металл рельеф һәм җиһазлар, витраж һәм мозаикаларны үзе эшләп гармонияле ансамбльләр тудырган интерьерларның архитектура-сәнгать бизәлеше проектлары авторы да («Кичке Гайва» рестораны интерьеры (В.Жехов белән бергә, 1976), «Галактика» (В.Бережных белән бергә, 1979) рестораннары интерьеры; М.Горький исемендәге мәдәният йорты, 1980; «Родина» кино-концерт залы, 1981; Кудымкар шәһәрендәге мәдәният йорты, 1992 һ.б.).
1989-1993 елларда Исмәгыйлев үз эскизлары буенча Пермьдәге «Урал» кунакханәсе, «Самоцветы» кафесы һәм Җамигъ мәчет өчен монументаль-бизәлеш витражлары әзерли.
Нәфис пыяла һәм керәч сәнгате остасы буларак, төрле күргәзмә әйберләр: савыт-саба, шәмдәл, ваза, рельефлар һ.б. ясый («Бүләк кубогы», бәллүр, гравирлау, 1972; «Экспромтлар», пыяла, 1973; «Идәнгә куела торган вазалар» һәм «Рәссам» дивар рельефы, техник фарфор, 1978, 1980 һ.б.). Станлы һәм монументаль-бизәлеш скульптура (түгәрәк һәм рельефлы пластика) юнәлешләрендә эшли, мәрмәрдән һәм нәфис металл кулланып ясалган оригиналь әсәрләр: Пермьдә XIX йөздә яшәгән атаклы кешеләр (В.Татищев, С.Дягилев, бертуган Г. һәм Ф.Каменскийлар һ.б.) барельефлары, Советлар Союзы Герое З.Г.Исхаковка, язучылар В.П.Астафьев, А.П.Гайдарга һ.б. багышланган барельеф һәм мемориаль такталар авторы.
1986 елдан Исмәгыйлев станлы нәкышь өлкәсендә актив эшли (портрет, пейзаж, натюрморт, фигуратив һәм абстракт композицияләр). Аның әсәрләренә сәнгать теленең ачыклыгы, төсләр һәм композицияләр шартлылыгы (локаль тон, күп планлы киңлек), образ төзелешенең камералылык һәм лирика югалмаган монументальлеге («Рәссам хатыны портреты», 1973; «Киносәяхәтче М.Заплатин», 1979; «Язучы М.Голубков портреты», 1988; «Шәһәр башы», 1998; «Язгы урман», 1999; «Клее истәлегенә», 2000 һ.б.).
2000 елдан улы Р.Р.Исмәгыйлев белән иҗат итә (металлдан эшләнгән «Траус», «Дракон», «Марс – сугыш алласы» инсталляцияләре, барысы да – 2003; Пермьдәге «Спортивная» кунакханәсе, хореография училищесе витражлары, 2001, 2003).
СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышланган бөтенсоюз күргәзмәсендә (Мәскәү, 1972), «Социалистик Урал» (Пермь шәһәре, 1964; Уфа шәһәре, 1974; Төмән шәһәре, 1979) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 2000 елда, 2004 елда (Пермь шәһәре, Р.Р.Исмәгыйлев белән бергә) уза.
Әсәрләре Пермь сәнгать галереясында, Чусовой шәһәренең әдәбият музеенда, чит илләрдәге (Германия, Бельгия, АКШ, Италия һ.б.) шәхси тупланмаларда саклана.
Казаринова Н. Художники Прикамья. Пермь, 1984;
Равиль Исмагилов: Каталог. Пермь, 2000;
Художественный мир Исмагиловых: Буклет. Пермь, 2004.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.