Озынлыгы 13,8 км. Бассейнының мәйданы 188,2 км2. Елга башы Азнакай районы Ирекле авылдыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Башкортстан Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют 210 м, тамагыныкы — 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Чалпының 1,9 дан 5,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,14 км /км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда елга ләмләнә һәм еш кына тамагына кадәр барып җитми. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу вакытында су катламы агымы 68 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,195 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Чалпы бассейнында суының гомуми күләме 3,8 млн м3 булган 8 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Чалпының икенче исеме — Наратлы елгасы.