1944 елда Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Болгар шәһәре) авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе буларак ачыла, соңрак – авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесы, 2010 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту икътисад һәм бухгалтер исәбе, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, кунакханә сервисы белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 417 укучы, 19 укытучы исәпләнә.