120 ләп төре билгеле, Европа һәм Азиядә үсә.

ТРда бер төре – сирәк кыяклы мамык үлән (P. distans). Субүләрләрнең көньяк сөзәклекләрендә, җиңелчә тозлак туфраклы уйсу болынлыклар һәм тугайларда, күбесенчә Кама аръягы төбәкләрендә үсә.

15-50 см озынлыктагы күпьеллык үсемлек. Көпшәк тармаклы, кайвакыт җир өстенә түшәлгән бәбәкле кыяк. Сабаклары шәрә. Яфраклары яссы, өстән кытыршы. Чәчәк төркеме – җәелеп үскән яки кысылган себеркәч. Озынча башаклы, 3-6 чәчәге бар. Җимеше – бөртекчә. Июнь-июль айларында чәчәк ата.

Чәчәк атканчы – авыл хуҗалыгы терлекләре өчен туклыклы азык.