Эчтәлек

Илаһны дөньяның яшәү кануннары нигезләрен тудырган дөньяви аң, акыл дип таный, әмма дөньядагы хәлләрнең үзгәрешенә катнашмый дигән фикерне алга сөрә.

Деизмга нигез салучы булып инглиз философы лорд Чербери (XVII йөз) санала.

Әлеге тәгълимат Мәгърифәтчелек чорындагы фикер ияләре арасында киң тарала.

Күренекле деистлар: Бөекбританиядә Дж.Толанд, А.Шефстбери, Франциядә – Вольтер, Германиядә – Г.В.Лейбниц, Г.Э.Лессинг һәм башкаларлар.

Деизм идеяләре Дж. Локка һәм Ж.Ж.Руссога якын була.

Россиядә деизмның күренекле вәкилләреннән берсе – А.С.Лубкин.

XIX йөз – XX йөз башында татар зыялылары арасында фикер хөрлеге үсешендә деизмның әһәмияте зур була (Ш.Күлтәси, К.Насыйри һ.б.).

Әдәбият

Абдуллин Я.Г. Татарская просветительская мысль. Казань, 1975.