Эчке секреция бизләренең үсешен, төзелешен, функцияләрен, гормоннарның физиологик тәэсире механизмнарын өйрәнә, эчке секреция бизләре системасы авыруларына диагноз кую, аларны дәвалау һәм кисәтү ысулларын эшли. Казанда калкансыман биз авырулары беренче тапкыр 1840 елларда К.Ф.Фукс тарафыннан өйрәнелә башлый. Казанның шәһәр табибе Н.А.Толмачёв зобны төбәк авыруы буларак тасвирлый («Казан губернасындагы зоб турында» — «О зобе в Казанской губернии», 1864). Казан университеты галимнәре М.Ф.Кондаратский (1889), М.В.Казанцев (1899), В.И.Разумовский, Л.О.Даркшевич, Н.А.Геркен, А.Н.Казимбәк, В.В.Пашутин, М.Н.Чебоксаров, А.Г.Суворов (1926), М.Н.Андреев (1927), Г.И.Арнт (1933), А.А.Полянцев һәм А.И.Полянцева, И.Ф.Крупачёв (1935), В.В.Милославский (1927–1957) бу проблеманы Урта Идел, Урал буе зоналарына бәйләп өйрәнүгә аерым хезмәтләр багышлыйлар.

С 1950 елларда ТАССРда зоб эндемиясен комплекслы өйрәнү башлана, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы (рәисе В.В.Милославский, 1955) һәм Республика клиник хастаханәсе (1960) каршында зобка каршы көрәш комитетлары төзелә. 1961 елда ТАССР МС каршында Эндемик зобка каршы көрәшнең гамәли чараларын координацияләү комитеты оештырыла (рәисе И.З.Мөхетдинов). Казан (1961), Лениногорск (1962) шәһәрләрендә зоб диспансерлары, Казан шәһәре поликлиникалары һәм республика район хастаханәләре каршында эндокринология кабинетлары, шулай ук 6 нчы шәһәр хастаханәсе (Казан) базасында эндокринология бүлеге (1963) ачыла.

В 1960–1970 елларда республикада эндемик зобны өйрәнүне В.В.Милославскийның шәкертләре — С.С.Шульпинов, А.Н.Юнысова, В.П.Камчатнов, Г.М.Гыйльманова, А.Т.Гончаров, А.М.Хәкимова, Ф.Г.Таҗетдинова, Ю.К.Разумовский, М.Х.Газыймова, М.М.Мельникова, О.А.Королькова һ.б. дәвам итә. Авыруларга махсус ярдәм күрсәтү өчен 1974 елда Республика зоб диспансеры (баш табиб Э.Н.Хәсәнов), Республика клиник хастаханәсендә 40 ятак-урынга исәпләнгән эндокринология бүлеге (1982, беренче мөдире Е.А.Добрынина) ачыла. Бу бүлек Казан медицина университетының эндокринология кафедрасы өчен (1976 елда ачыла, беренче мөдире В.В.Талантов; 2015 елдан — Ф.В.Вәлиева) уку-укыту базасы булып тора. 1977 елда зоб авырулы балаларны дәвалау өчен Республика балалар клиник хастаханәсендә 15 ятак-урын билгеләнә (1994 елдан — 35 ятак-урынлы аерым эндокринология бүлеге).

Казан галимнәре тарафыннан шикәр диабеты очрагында икенчел метаболик һәм гормональ тайпылышлар, аларның катлаулану механизмнарындагы роле, бу тайпылышларны коррекцияләү юллары тикшерелә; «Бөер өсте бизләренең минерал-кортикоид функциясе, шикәр диабеты белән авыручыларда авыруның җитдилек һәм декомпенсация дәрәҗәсенә бәйле рәвештә натрий һәм калий алмашы» («Минералокортикоидная функция надпочечников, обмен натрия и калия у больных сахарным диабетом в зависимости от степени тяжести и степени декомпенсации заболевания», Э.Н.Хәсәнов, 1976), «Диабетик нефропатиянең көчәюе барышында мембрана тайпылышларының әһәмияте» («Значение мембранных нарушений в развитии прогрессирования диабетической нефропатии», Ф.В.Вәлиева, 2005), «1 нче тип шикәр диабеты булган диабетик нефропатияле авыруларның эритроцитларында Na/Li күчешенә каршы халәт» («Состояние Na/Li противотранспорта в эритроцитах у больных сахарным диабетом 1 типа с диабетической нефропатией», Р.А.Надиева, 2006), «2 нче тип шикәр диабеты булган авыруларда метаболик фермент системалары һәм аларны ксимедон белән фармакологик коррекцияләү» («Метаболические ферментные системы у больных сахарным диабетом 2-го типа и их фармакологическая коррекция ксимедоном», Т.А.Киселёва, 2007) хезмәтләре языла.

1996 елда Казан медицина академиясендә (Казан тимер юл станциясе хастаханәсе базасында) эндокринология кафедрасы ачыла (мөдире Л.И.Анчикова). Кафедра хезмәткәрләре тарафыннан калкансыман биз патологияләренә ультратавыш допплерографиясе ярдәмендә дифференциаль дигноз кую ысуллары (Г.Р.Ваһапова), аутоиммун тиреоидитны дәвалауда илдә уйлап табылган оригиналь димефосфон препаратын куллану алымнары (Л.И.Анчикова, Л.Н.Куршакова, А.О.Поздняк), кискен тиреоидит һәм дәвалауга бирешмәүчән авыр аутоиммун тиреоидит очрагында фонофорез һәм диметилсульфоксид ярдәмендә калкансыман бизнең үзенә глюкокортикоидлар кертү ысулы (Г.Р.Ваһапова, Т.В.Никишова) тәкъдим ителә. Татарстанда яшәүчеләрнең калкансыман биз авырулары очракларында беренчел һәм икенчел йод кытлыгының роле өйрәнелә; зоб үсешенә микроэлементлар җитешмәү һәм артык булуның тәэсире ачыклана. Энтеросорбентлар (микрокристаллик целлюлоза, «Днепр» препараты) һәм составында микроэлементлар булган дарулар куллану буенча тәкъдимнәр эшләнә (С.С.Кривошеева, О.П.Гребнева). Үт куыгы алынган шикәр диабетлы авыруларга диагноз куюның яңа ысуллары һәм дәвалау тактикасы гамәлгә кертелә. Ел саен кафедрада ординаторлар, интерннар, аспирантлар, дәвалаучы табибләр белем ала.

2000 еллардан башлап ТРда эндокринология хезмәте 3 зоб диспансеры, Республика клиник хастаханәсе, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсендәге эндокринология, диабетология үзәкләре һәм бүлекләре, ТР шәһәрләре поликлиникалары каршындагы эндокринология кабинетлары аркылы күрсәтелә. Шикәр диабетлы авырулар өчен бер көнлек стационарлар, диабет мәктәбе һ.б. оештырыла. Республикада эндокринология хезмәтенең үсеш дәрәҗәсе авыруларны дәвалау һәм оештыру эшләренә караган катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, ләкин эндемик зобны бетерү сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәлә булып кала.

Әдәбият                

Талантов В.В. Эндемический зоб: Сущность. Экология и генетика в этиологии. Дефиниция // Проблемы эндокринологии. 1989. № 4; 

К проблеме сахарного диабета в Республике Татарстан. К., 1997; 

Анчикова Л.И. Неотложная помощь больным сахарным диабетом с острыми осложнениями. К., 2009; 

История развития эндокринологии в Республике Татарстан // Сахарный диабет. 2014. № 2. Т. 17; 

Краткая медицинская энциклопедия. М., 1974. Т. 1.

Автор — Ф.В.Вәлиева