Эчтәлек

РФдә яшәү минимумы категориясе рәсми рәвештә, 1997 елда кабул ителгән «РФдә яшәү минимумы» Федераль законына таянып, 1998 елның 1 гыйнварыннан кулланыла башлый.

Яшәү минимумы минималь эш хакы, пенсия күләмен, шулай ук трансферт түләүләре (стипендия, пособие, компенсация һ.б.) күләмен билгеләгәндә нигез булып тора. Үз чиратында яшәү минимумы «кулланучылар корзинасы»на таяна. Ул минималь азык-төлек җыелмасы (икмәк, икмәк-күмәч эшләнмәләре, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр, кондитер эшләнмәләре, ит, сөт, йомырка, үсемлек мае, маргарин һ.б. майлар; тоз, чәй, тәмләткечләр, яңа җыелган җиләк-җимешләр; һәм азык-төлек булмаган товарлар (тышкы киемнәр, костюм-күлмәкләр, эчке кием, оек-оекбашлар, баш киемнәре, галантерея эшләнмәләре, аяк киеме, мәктәптә уку-язу товарлары, урын-җир, хуҗалык товарлары, санитария-гигиена кирәк-яраклары, дарулар); хезмәт күрсәтү (торак, үзәктән җылыту, салкын һәм кайнар су, газ, электр энергиясе, транспорт һ.б.) белән тәэмин итү бәясенә нигезләнә.

РФдә яшәү минимумының бәяләтә формасын исәпләү өчен 1999 елда «Россия Федерациясе буенча тулаем кулланучылар корзинасы» Федераль законы кабул ителә. Халыкның төп социаль-демографик төркемнәре: хезмәткә яраклы яшьтәгеләр, балалар, пенсионерлар өчен кулланучылар корзинасы билгеләнә (5 ел саен кабат исәпләнә). РФ субъектлары Федераль законда билгеләнгән кулланучылар корзинасы күләмендә квартал саен яшәү минимумы күләмен яңартып торырга тиешләр. ТРда МК квартал саен яшәү минимумы билгели; мәгълүматлар вакытлы матбугатта басылып чыга. Аеруча авыр чорларда (мәсәлән, икътисади кризис чорында) «физиологик минимум» дип аталган күрсәткеч кулланыла, аның күләме яшәү минимумы ннан күпкә кимрәк, халыкның һәм аерым кешенең экстремаль хәлләрдә гомерен саклау өчен генә исәпләнә.

Әдәбият  

Республика Татарстан. 2004; 

Российский статистический ежегодник: стат. сб. М., 2005; 

Стат. сб., К., 2006. 

 Авторлар — Р.К.Мәҗитова, Ф.С.Зыятдинов