Европада иң зур һәм дөньяда океанга коймаучы иң озын елга.

 

ГЭСлар каскады һәм сусаклагычлар төзелгәнгә кадәр озынлыгы 3690 км, хәзер 3530 км (ТР чикләрендә 180 км), бассейнының мәйданы 1360 мең кв.км (ТР чикләрендә Кама елгасы бассейныннан тыш 30 мең кв.км).

Валдай калкулыгыннан 228 м абсолют биеклектә башлана, 28 м биеклектә Каспий диңгезенә коя (гомуми агып төшү биеклеге 256 м, ТР чикләрендә Куйбышев сусаклагычы су белән тулганчы 9,5 м - 43,5 тән 34,0 м га кадәр була).

 

Иделдә 9 сусаклагыч төзелгән, аларның иң зурысы Куйбышев сусаклагычы, хәзерге вакытта Идел агымлы күлләр системасыннан гыйбарәт.

 

Мондый зур елга өчен агымның гомуми юнәлеше гадәти түгел – континент читеннән үзәгенә таба юнәлгән. Казанга кадәр Идел географик киңлек юнәлешендә диярлек, ә аннары меридиан юнәлешендә ага.

Тамак өлешендә 500 гә якын кушылдыгы һәм тармагы булган 12 мең кв.км га якын мәйданлы дельта хасил итә.

 

Идел бассейнының елгалар системасы гомуми озынлыгы 574 мең км булган 151 мең елга һәм инешне үз эченә ала. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/кв.км. Идел бассейны төньяктан көньякка – 1910 км га, көнбатыштан көнчыгышка 1805 км га сузыла.

 

Идел елгасының үзәне кискен асимметрик: уңъяк битләүләре текә һәм биек, төп токымнардан тора; сулъяк битләүләр сөзәгрәк, анда аллювиаль террасалар киң урын алып тора.

 

Идел елгасының гидрологик режимын системалы рәвештә күзәтүләр 1876 елдан алып барыла, шул исәптән ТР территориясендә Югары Ослан авылы, шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы, Тәтеш шәһәре постларында; 1902 елдан (1923-28 елларда тукталып тора) – Яшел Үзән районының Карамалы Тау авылындагы, шулай ук төрле елларда Кама Тамагы районының Красновидово (1936-56) һәм Олы Тархан районының Долиновка авылындагы (1931-34, 1938-55) постларда.

 

Иделне 3 өлешкә бүлү кабул ителгән: югарыгы Идел (башыннан Ока елгасы тамагына кадәр), урта Идел (Ока елгасы тамагыннан Жигули тауларына кадәр), түбәнге Идел (Жигули тауларыннан елга тамагына кадәр). Югарыгы Идел дымлы урман зонасыннан үтә, шунлыктан елга буенча түбәнгә таба сулылыкның бик тиз артуы күзәтелә (сусаклагычлар белән агымны ясалма көйләгәнгә кадәр суның уртача еллык чыгымы Тверь шәһәре янында – 182, Ярославльдә – 1110, Түбән Новгородта 2970 куб.м/с тәшкил иткән). Бассейнына ТРның барлык территориясе кергән урта Идел тагын да мул сулырак (ТРның көнбатыш чигендә суның уртача еллык чыгымы 3500 куб.м/с тирәсе).

 

ТРнда аңа иң зур кушылдык – Кама кушыла. Идел елгасы белән кушылган урында аның уртача еллык чыгымы (4100 куб.м/с) Иделнекенә караганда зуррак. Тарихи традиция белән хисаплашмасак, Идел Кама елгасының кушылдыгы дип исәпләнелер иде.

 

ТР территориясендә Иделгә Зөя, Казансу һ.б. вак елгалар коя. Урман һәм урман-дала зонасында урнашкан урта Идел һәм, аның кушылдыкларыннан аермалы буларак, түбәнге Идел нигездә дала һәм ярымдала буйлап ага, шунлыктан сулылыгының артуы сизелерлек түгел (уртача еллык чыгымы Самара янында 7720 куб.м/с, Волгоград янында – 8380 куб.м/с).

 

Иделнең төрле урыннарында кар сулары хисабына туену өлеше 50-65 % (уртача 60 %), грунт суларының – 21-43 % (уртача 30 %), яңгыр суларының 9-15 % ка (уртача 10 %) тигез. Иделнең барлык бассейны өчен су балансының төп еллык элементлары: явым-төшемнәр 660 мм (897 куб.км),

елгалардан гомуми агым 187 мм (254 куб.км), шул исәптән җир өсте агымы 136 мм (185 куб.км), җир асты агымы 51 мм (69 куб.км), гомуми парга әйләнү 453 мм (643 куб.км), шул исәптән транспирация 142 мм (193 куб.км).

 

Табигый шартларда Иделдә ачык рәвештә язгы су ташу (апрель-июнь) һәм, җәйге, кышкы саегу чоры белән аралашып, җәйге-көзге, нигездә, көзге яңгыр ташкыннары күзәтелгән. Су биеклегенең еллык тирбәнешләр амплитудасы югарыгы Иделдә уртача 4 тән 8 м га кадәр, урта Иделдә ТР чикләрендә уртача 10-11 м, иң күбе 15-17 м (хәзер 5-6 м дан күп түгел), түбәнге Иделдә уртача 3-5 м тәшкил иткән. Суның иң зур чыгымы ташу вакытында Кама елгасы тамагында күзәтелгән һәм 60-67 мең куб.м/с булган. Бу режимга тиңдәш рәвештә агым тизлеге дә үзгәргән.

Суның иң аз вакытында Карамалы Тау авылыннан Тәтеш шәһәренә кадәр булган өлештә агымның уртача тизлеге 0,8 дән 1,2 м/с ка кадәр, ташу вакытында 2-2,5 м/с ка җиткән. Хәзерге вакытта бу өлештә тизлекләр үзгәреше ел дәвамында зур түгел, уртача 0,1-0,2 м/с тәшкил итә.

 

Ел саен бөтен Идел боз белән каплана. Элегрәк елганың катуы ноябрь ахырында башланган һәм якынча 10 көн дәвам иткән. Сусаклагычлар төзелгәч, боз 3-5 көнгә алданрак күренә башлый, 120-140 көн дәвам иткән боз кату 5-10 көнгә озая. Бозның максималь калынлыгы арта (60-80 см га яки 15-20 % ка кадәр). Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң, суның июльдә күзәтелә торган иң югары температурасы 22 дән 24 °C ка күтәрелә.

 

Ел саен Идел Каспий диңгезенә 26 млн т га якын йөзмә һәм 45 млн т эрегән матдәләр алып килә (Казан янында агымның каты китерелмәләре тиңдәшле рәвештә 7,5 һәм 15 млн т). Агымны ясалма көйләгәннән соң, төпкә утыру нәтиҗәсендә йөзмә материаллар чыгышы 8 млн т га кадәр кими, эрегән материаллар чыгышы, пычрану аркасында елына 65-70 млн т га кадәр арта. Уртача еллык су болганчыклыгы зур булмый: Карамалы Тау авылы һәм Тәтеш шәһәре янында бары тик 50-100 мг/л, су ташу вакытында 200-500 мг/л га кадәр күтәрелгән. Хәзерге вакытта ул тагын да түбәнрәк: су юып ашалучы ярлар янында уртача 20-50 мг/л дан зур түгел, сусаклагычның үзәк өлешләрендә 5-10 мг/л. ТР чикләрендә суның иң аз вакыттагы уртача минеральләшүе 250 дән 400 мг/л га, ташу вакытында 210 нан 260 мг/л га кадәр җитә (иң зур күрсәткечләр даими рәвештә Иделнең Кама елгасы тамагыннан түбәнрәк өлешендә билгеләнә).

 

Иделнең үсемлек һәм хайваннар дөньясы бай һәм күп төрле. Үсемлек төрләренең гомуми саны 1360 (аларның 342 се – югары төзелешле), хайваннарның – 2288 (ясалма көйләгәнгә кадәр аларның 74 е балыклар була, сусаклагычлар төзегәннән һәм акклиматизация эшләреннән соң бу сан 88 гә тигез). Аеруча кыйммәтле балык түбәнге Иделдә һәм аның дельтасында үрчи һәм тотыла. XX йөз башында монда 2 млн ц дан артык балык тотылган (мәрсин балыгы гына 270 мең ц). Шул ук вакытта уылдык чәчү миграцияләре вакытында мәрсин, сөләйман, сельдлар Татарстанның барлык эре елгаларына кадәр күтәрелгән. Хәзерге чорда үтеп йөрүче балыкларның төп массасы Волгоград янындагы ГЭС плотиналарында тоткарлана, бик сирәкләре генә Куйбышев сусаклагычының түбәнге бьефына килеп җитәләр. Шул ук вакытта сусаклагычларда (шул исәптән Куйбышев) балыкчылык көтелгәнчә үсеш бирми. Промыселда һәм һәвәскәр балыкчылыкта корбан балык, судак, чабак, чуртан, густера өстенлек итә.

 

Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң агымның әкренәюе һәм Идел суында биоген матдәләр концентрациясенең артуы аркасында, җәен фитопланктонның күпләп үсүе (суның «чәчәк атуы») күзәтелә. Аннан тыш, тугайлардагы көтүлек, печәнлек, аучылык җирләренең продуктив төп өлеше су астында кала (аеруча ТРда). Абразия һәм аның тарафыннан тизләтелә торган шуышмалар һ.б. сөзәклек күренешләре, яр буйларының су астында калуы – болар барысы да торак пунктларны, транспорт коммуникацияләрен һ.б. саклауда шактый гына чыгымнар таләп итә. ТР территориясендә Иделнең уникаль елгадан агымлы күлгә әйләнүен танырга кирәк. Ландшафтны тулысы белән үзгәрткән үзәндә бөтенләй яңа экосистема формалашкан.

 

Сусаклагычлар төзелү зур зыян сала торган су басулар (һәлакәтле су басу 1926 елның маенда була) куркынычын бетерә. Суднолар йөрү һәм сал агызу өчен шартлар шактый яхшыра. Сусаклагыч ярлары буенда урнашкан барлык эре шәһәрләрнең хуҗалык-көнкүреш, коммуналь һәм сәнәгый су белән тәэмин ителеше тотрыклы төс ала. Яр буйларын рекреация максатларында куллану мөмкинлеге үсә. Казан, Яшел Үзән һәм шәһәр тибындагы Васильево посёлоклары тирәсендә ял йортлары, санаторийлар, балалар лагерьлары, дачалар һ.б. төзелә.

Ирригация өчен шартлар яхшыра (бигрәк тә су белән тәэмин ителеше аз булган Көнбатыш Кама аръягы районнары өчен). Идел ГЭСларында елына уртача 33 млрд кВт·сәг.кә якын электр энергиясе җитештерелә.

 

Идел ярлары буенда күп кенә саклаулы территорияләр билгеләнгән, аеруча мөһимнәре: Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы, Лобач тавы, Тәмте кылган даласы, «Дачный» урман массивы («КГУ зоостанциясе»), Тархан имәнлекләре, Печище геологик киселеше һ.б.

Идел елгасы бассейнында 60 млн тирәсе кеше яши. Идел ярларында 9 өлкә үзәге һәм 2 республиканың башкалалары урнашкан. ТР чикләрендә Идел буенда урнашкан шәһәр һ.б. торак пунктларда 1,3 млн нан артык кеше яши (ТР халкының 35 % ка якыны). Идел элек-электән транспорт артериясе буларак билгеле. Иделдә ТРда иң эреләрдән булган Казан-Яшел Үзән сәнәгать төйнәлеше формалашкан, Казан елга порты урнашкан.

 

Идел ярларында Идел буеның борынгы шәһәрләре төзелгән була (Итил, Болгар, Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдид, Үкәк, Казан һ.б.). Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм Әстерхан ханлыклары да Идел буенда урнашкан була.

Идел елгасының матурлыгы, олылыгы, куәте аның ярлары буенда яшәүче барлык халыкларның риваять, легенда, җырларында, рәсем сәнгатендә тасвирлана. Аңа Н.А. Некрасов, И.Е. Репин, И.Е. Левитан, А.М. Горький, Н.Д. Кузнецов, А.С. Ключарёв, Б.И. Урманче, М.Г. Усманов һ.б. дан җырлый.