Эчтәлек

Рисаләдән күренгәнчә, имеш, Шәрәфетдин бине Хисаметдин XVI йөзнең 2 яртысында яши, Ташбилге авылында (Шәһри Болгар янында) туа, мәшһүр мөселман илаһиятчысы Тафтазани мәдрәсәсендә белем ала, китабын болгар шәехләре үтенече буенча яза.

Тарихи әдәбиятта Шәрәфетдин бине Хисаметдин һәм аның әсәре төрлечә кабул ителә. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, М.Г.Госманов һ.б. тикшеренүчеләр, «Тәварихе Болгария»дәге каршылыкларны һәм чагышмауларны күрсәтеп, әсәрне каты тәнкыйть утына алалар: Шәрәфетдин бине Хисаметдин уйдырма вакыйгаларны бер китапка туплаган «иләс-миләс кеше» (Р.Фәхретдин), исемен ниндидер кабер ташыннан алып үзләштергән «надан, фанатик татар дәрвише» (М.Г.Госманов) дип тамгалана.

А.Франк, М.Кемпер һ.б. Шәрәфетдин бине Хисаметдиннең әдәби эшчәнлеген татар җәмгыятенең идеологик сферасы контекстында тикшерәләр.

Әдәбият   

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII — XVIII вв. К., 1972; Кемпер М. Суфии и учёные в Татарстане и Башкортостане: исламский дискурс под русским господством. К., 2008.

Автор — И.Р.Вәлиуллин