Кондырча елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 37,8 км, ТР чикләрендә – 8 км. Бассейнының мәйданы 250 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елганың башы һәм югары агымы Самара өлкәсендә, түбән агымы ТРның Нурлат районы территориясендә, тамагы Яңа Иглай авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Шламаның Самара территориясеннән агучы 6 кушылдыгы бар. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Озак вакыт яңгырлар булмаганда, елганың кайбер урыннары кибә, су фәкатъ елга юлының тирәнәйгән урыннарында гына сакланып кала. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада 4 буа корылган. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.