25 меңгә якын төре билгеле. Татарстан территориясендә төгәл төре билгеләнмәгән.

Нигездә, зур яки уртача зурлыктагы коңгызлар. Гәүдә озынлыгы 9–60 мм, сузынкы, төкчәле, мыекчыклары ярты гәүдәдән озынрак. Урта күкрәкнең алгы күкрәккә ышкылуы нәтиҗәсендә, күп кенә төр коңгызлар үзенчәлекле шыгырдавык тавыш чыгарырга сәләтле. Личинкалары агач эчендә һәм кайры астында үсә, күпләре агачларга зур зыян китерә.

Имән мыеклач коңгызы (Cerambyx cerdo acuminatus), Келер мыеклач коңгызы (Purpuricenus kaehleri) һәм тал мыеклач коңгызы (Lamia textor) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).