Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында авыл буларак нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (элекке экономик) керә. Халкының бу чорда төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Олы Ходяш авылының Спас чиркәве приходына карый. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (1903 елда – 135 кеше).

XX йөз башында тегермән һәм вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 210 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Зөя, 1931 елның 20 октябреннән Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Заря Свободы” колхозы оештырыла, 1943 елдан Суворов исемендәге колхоз. 1952 елдан зурайтылган Горький исемендәге колхоз (үзәк утары Олы Ходяш авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2000 елдан Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан “Альтаир-Свияга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан “Авангард” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәдәният

Поселок территориясендә 2 кәшәнә баганасы саклана (XIX йөз ахыры – XX йөз башы).

Халык саны

1782 елда — 126 ир заты;
1859 елда — 498,
1897 елда — 533,
1908 елда — 521,
1920 елда — 417,
1926 елда — 500,
2002 елда — 57,
2010 елда — 47,
2018 елда — 29 кеше (руслар — 69%, татарлар — 31%).