Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Уразмәт һәм Сикия авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Уразмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Пушкин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Батталов) оештырыла, 1950 елда Ленин исемендәге колхоз (Уразмәт авылы) составына керә, 1958 елда “Марс” колхозы белән К.Маркс исемендәге колхозга берләштерелә. 1995–2005 елларда “Уразмәт” күмәк предприятиесе, соңрак “Урожай” органик групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Уразмәт” бүлеге, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1950 елда Уразмәт авылыннан сәнәгать комбинаты күчерелә, аның составында кирпеч заводы эшли (1960 елларда ябыла).

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла (1956 елда яңа бина төзелә), соңрак ябыла.

1945 елда авылда клуб ачыла, 1966 елда аның өчен яңа бина төзелә, анда шулай ук китапханә һәм медпункт урнаша, хәзер эшләми.

Халык саны

1949 елда – 125,
1958 елда – 353,
1970 елда – 282,
1979 елда – 145,
1989 елда – 91,
2002 елда – 50,
2010 елда – 29,
2017 елда – 27 кеше (татарлар).