Оештыручылары: Чаллы шәһәр хакимияте, журнал редакциясе хезмәткәрләре.

Чыгу урыны һәм вакыты

1991 елның октябреннән 2000 елның ноябренә кадәр татар һәм рус телләрендә Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре: А.Хәлим, М.Г.Мортазин, Р.Р.Сабиров, Г.Т.Вәлиев.

Юнәлеше

Журналда, нигездә, җирле авторларның әсәрләре басыла.

«Аргамак» редакциясе «Аргамак» журналы китапханәсе» сериясеннән китаплар һәм балалар китаплары бастырып чыгара.

Журналның эчтәлеген публицистика, проза, поэзия, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте һәм тарихы буенча мәкаләләр тәшкил итә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.