Авторы – төрки шагыйрь Сәйяди.

«Дастаны Бабахан»ның сюжеты нигезендә – Шәрекъ дөньясында киң таралган Таһир белән Зөһрә мәхәббәте тарихы («Таһир белән Зөһрә»).

Вакыйга Бабахан шаһ идарә иткән легендар Татар шәһәрендә бара. Аның Зөһрә исемле кызы Баһир вәзир улы Таһирга гашыйк була. Моңа ачуы чыккан шаһның боерыгы белән Таһирны сандыкка салып елгага ташлыйлар. Зур кошлар сандыкны коры җиргә чыгара. Исән калып, Таһир Багдадка килә, шәһәр идарәчесе кызы Маһымга өйләнә, әмма 7 ел дәвамында хатыны белән дусларча мөнәсәбәттә генә булып, Зөһрәгә тугрылык саклый. Соңрак ул сөйгәне янына кире кайта. Бабахан, моны белеп, Таһирны җәзалап үтертә. Аннан соң Таһир белән булган фаҗига кайгысыннан Зөһрә, аны сөюче Кара Баһадир һәм Таһирга гашыйк булган Маһым да үләләр. Аларның каберләрендә искиткеч матур чәчәкләр үсеп чыга. Алар арасында яшәүче сандугачлар, Багдад һәм Татар шәһәрләренә килеп, гашыйкларның фаҗигале язмышы турында җырлыйлар. Вакытлар үткәч, әлеге вакыйга бөтен дөньяга билгеле була.

Әсәр эпик жанрга карый, аңлаешлы тел белән язылган, шундый төрдәге башка әсәрләргә дә хас булганча, гарәп-фарсы алынмалары аз кулланылган.

Дастан татар язма әдәбиятында да, фольклорында да киң тарала.

Татарстан территориясендә дастанның XVIII – XIX йөзләрдә татар каллиграфлары башкарган 5 күчермәсе табыла. Күчермәләрнең аеруча тулы варианты 1818 елда Куян авылыннан (кайда урнашканлыгы билгесез) Йосыф мулла кызы Бибигамбәр тарафыннан күчереп языла. Әлеге нөсхә РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының С.-Петербург бүлегендә саклана. Аңа нигезләнеп, дастан 1998 елда нәшер ителә.

Әсәрләр

Сәйяди. Таһир-Зөһрә (Бабахан дастаны). К., 1998.

Әдәбият

Ахметзянов М.И. Татарские версии сюжета «Тахир-Зухра» // Средневековая татарская литература (VIII–XVIII вв.). Казан, 1999;

Ахметова-Урманче Ф.В. «Дастан-и Бабахан» Сайяди // там же. С.114–118;

Хисмәтуллин Х. Гаделлек һәм мәхәббәт поэзиясе («Дастан Бабахан» әсәренә 550 ел тулу уңае белән) // Казан утлары. 1965. № 7.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов