Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Олы Имән авыл советы, 1956 елдан – Калинин районы Олы Имән авыл советы, 1963 елдан – Минзәлә районы Киров авыл советы, 1966 елдан Актаныш районы Киров авыл советы составында.

Халык саны – 286 кеше (1930 ел, татарлар), 187 кеше (1963 ел, татарлар), 9 кеше (1979 ел, татарлар).

1960 елларда, перспективасыз авылларга каршы көрәш чорында, авыл бетерелә, халкы Актаныш районы Олы Имән авылына күчерелә.