1860 елларда Казан руханилар академиясе һәм Казан университеты профессор Н.И.Ильминский тарафыннан эшләнә. Министр граф Д.А.Толстой рәислегендә Халык мәгарифе министрлыгы советының (коллегиясенең) 1870 елның 2 феврале карары белән барлык әҗнәби христиан мәктәпләренә кертү тәкъдим ителә. Ильминский системасының төп идеяләрен Александр II хуплаганнан соң, 1870 нең 26 мартында Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан «Россиядә яшәүче әҗнәбиләргә белем бирү чаралары турында кагыйдәләр» («Правила о мерах к образованию населяющих Россию инородцев») басыла. Үз системасын нигезләп Ильминский рус булмаган халыкларны тупас административ-полиция чаралары белән көчләп христианлаштыру һәм руслаштыру аларны рус халкыннан һәм православиедән читләштерә генә, чөнки алар миссионерларның үгет-нәсихәтләрен рус телендә аңлый һәм кабул итә алмыйлар, дип дәлилли. Әҗнәбиләр православиене аңлап һәм тизрәк кабул итсеннәр өчен, укыту-өйрәтүне аларның ана телендә алып барырга кирәк, ди.

Ильминский системасы буенча Россиянең бөтен рус булмаган халыклары 3 категориягә бүленә. Беренче категориягә ана теле үзенчәлекләре, исламга һәм мөселман культурасына тугрылыклары аркасында христианлаштыруга һәм руслаштыруга начар бирелүче халыклар – беренче чиратта, татарлар, шулай ук башкортлар, Урта Азия халыклары, казакълар, Төньяк Кавказ халыклары һәм чуашларның мөселманлашкан өлеше керә. «Кагыйдәләрдә» «христиан укуларын...» аларның үз ана телләрендә, ләкин рус алфавитында язылган дәреслекләр буенча башлау каралган. Моннан тыш, Ильминский, православие китапларын татар теленә тәрҗемә иткәндә, укымышлы татарларга гына аңлаешлы булган әдәби телне кулланмаска, ә халыкның сөйләм лексикасыннан файдаланырга кирәк, дип саный. Бу төркем халыкларның балалары, рус алфавиты нигезендә укырга-язарга өйрәнүе дәрәҗәсенә карап, тулысынча рус телендә укытуга күчерелергә тиеш була. Икенче төркемгә, күптән инде руслар арасында яшәп, рус культурасыннан күп нәрсәне үзләштергән халыклар керә, мәсәлән – мордва, удмурт һәм чуашларның бер өлеше һ.б. Бу төркем халыкларның балалары өчен мәктәпләрдә укыту баштан ук рус телендә алып барылырга тиеш була, ләкин укытучылардан укучының ана телен белүе дә таләп ителә: укучыларга аңлашылмаган әйберне аларның ана телендә төшендерә белү кирәк. Өченче төркемгә телләр буенча якын халыклар керә: белорус, украин һ.б. Бу мәктәпләрдә ана телен куллану тыелган булырга тиеш.

Керәшен татарлар, чуаш, мари, удмурт балаларын укыту өчен Ильминский тарафыннан рус графикасы нигезендә махсус әлифба эшләнә һәм 1862 елда керәшен татарлар өчен әлифба басыла (1864 һәм 1867 елларда аның төзәтелгән һәм камилләштерелгән басмалары чыгарыла). Укытучы-миссионерлар әзерләү өчен Ильминский тырышлыгы белән 1864 елда Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе ачыла, 1866 елдан аның филиаллары Казан губернасы, Чуаш, Удмурт, Мари төбәкләре авылларында ачыла башлый. 1871 елда Сембер чуаш укытучылар мәктәбе оештырыла. 1872 елда Ильминский җитәкләгән Казан укытучылар семинариясе эшли башлый.

Ильминский системасы исламга һәм кайбер рус булмаган халыкларда сакланган мәҗүсилеккә генә түгел, ә бәлки Урта Идел, Көньяк Уралның аз сандагы рус булмаган халыкларына, казакъ һәм кыргызларга татар теле һәм мәдәниятенең йогынтысын йомшартуга, ә киләчәктә тамырдан юкка чыгаруга юнәлтелгән була.

Ильминский системасы, патша хөкүмәтенең озакка сузылган сәяси басымы белән кушылып, Россия империясенең рус булмаган халыклары арасында православиенең таралуына китерә. Аерым алганда, XIX йөз ахырына 98% чуашлар, 97% марилар, 100% мордвалар христиан динен кабул итә. XIX йөздә якынча 200 мең татар православиегә күчерелә, шуларның якынча 130 меңе хәзерге Татарстан территориясендә яшәүчеләр була.

Ильминский системасы 1917 елның февраленә кадәр кулланыла. Ул, рус булмаган халыкларны христианлаштыру һәм милли ассимиляцияләү белән беррәттән, ирексездән алар арасында грамоталылыкның үсүенә, милли педагогик кадрлар әзерләүгә ярдәм итә, нәтиҗәдә күп шәхесләр үз халыкларының мәдәни-милли яңарышы өчен актив көрәшчеләр булып китәләр (И.Я.Яковлев, М.Е.Евсевьев, И.С.Михеев, А.Ф.Юртов һ.б.).

Чыганаклар

Сборник документов и статей по вопросу об образовании инородцев. СПб., 1869;

Ильминский Н.И. О системе просвещения инородцев и о Казанской центральной крещёно-татарской школе // Курсив и дополнения А.А.Воскресенского. К., 1913.

Әдәбият

Рождествин А. Николай Иванович Ильминский и его система инородческого образования в Казанском крае. К., 1900;

Николай Иванович Ильминский: Сб. статей. К., 1916;

Григорьев А.Н. Христианизация нерусских народностей, как один из методов национальной колониальной политики царизма в Татарии (с половины 16 в. до февраля 1917 г.) // Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1. С. 226-285.

Автор — Г.С.Сабирҗанов