Гомуми мәгълүмат

Рязань өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1937 елда оештырыла (1963–1965 елларда бетерелә). Мәйданы – 1342 кв.км. Үзәге – Ермишь поселогы (Рязань шәһәреннән 245 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 7636 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда –379 кеше. Алар, башлыча, Әҗе авылында яшиләр (724 кеше), халкының 50% ын тәшкил итәләр (2016 ел). 1917 елга кадәр авыл халкын тулысынча диярлек татарлар тәшкил итә.

Татар җәмгыяте тормышы

Әҗе авылына XVI йөздә йомышлы татарлар нигез сала. Тугызынчы ревизия мәгълүматларына караганда Әҗе авылында 2943 дәүләт крәстияне яши, шулардан татарлар – 2843 кеше; дүрт агач мәчет (XX йөз башында –җиде), ике мәдрәсә, өч канат заводы, дүрт җил һәм ике пар белән эшли торган тегермән, ике тимерче алачыгы, юлаучылар йорты, бер шәрәб кибете эшли.

Әҗе халкы җитен һәм киндер орлыкларыннан май җитештерү белән шөгыльләнә, ялланып канат заводында эшли, крәстияннәр, нигездә, иген игү, олаучылык белән шөгыльләнә. Бау һәм канат ишү, мичкә һәм арба ясау остаханәләре эшли. Хәллерәк кешеләр Оренбург губернасында кәҗә мамыгын сатып алып, аны Әҗедә эшкәртеп, Мәскәүдә күмәртәләп сату белән шөгыльләнә. Алар арасында В.Борнашев, Каиповлар һәм Урмановлар аерылып тора, Казакъстан территориясендә аларның зур кәҗә һәм сарык көтүләре була; А., К. һәм Я. Батраковлар, Х. һәм Б.Борнашевлар, А.Танеев сәүдә белән шөгыльләнәләр.

Хәзерге вакытта Әҗе авылы мәдәният йорты каршында ике үзешчән татар коллективы: «Сабан туе» халык үзешчән сәнгать коллективы (2002 елдан, 2007 елдан халык исемен йөртә, җитәкчесе – Р.И.Борнашева) һәм «Гафифә» балалар бию ансамбле (җитәкчесе – Э.Р.Борнашева) эшли. 2006 елдан Әҗедә ел саен Сабан туе үткәрелә.

Әҗе авылы китапханәсе фондында йөз илле данә татар китабы бар.

2004 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Әҗе авылында:

  • сәүдәгәр һәм меценат С.Й.Ерзин,
  • Сәфәровлар татар морзалары нәселе вәкилләре,
  • Кызыл Армия командиры Б.Шиһабетдинов,
  • дәүләт һәм партия эшлеклесе Ф.Ә.Табиев,
  • медицина фәннәре докторы Р.Х. Борнашева,
  • РСФСРның атказанган уйлап табучысы Р.Т.Сәфәров,
  • геолог‑нефтьче, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Ф.Г.Бегишев;
  • язучылар А.Беляшев һәм Гыйффәт Туташ туган.

Сәясәт эшлеклесе, публицист һәм язучы С.С.Атнагуловның тормышы һәм эшчәнлеге Әҗе авылы белән бәйле.