1927 елның 14 февралендә Воскресенский районы буларак оештырыла (бу исемне 1927 нең 1 августына кадәр йөртә). Үзәге — Казан шәһәре. 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязенә керә, 1920–1927 елларда ТАССРның Арча кантонында.

Оештырылган чорда Казан районында 66 авыл советы, 133 торак пункт исәпләнә. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1930 елда кантоннар бетерелгәч, Казан районында 3 посёлок советы, 72 авыл советы, 166 торак пункт була. 85092 (шул исәптән руслар — 83220, татарлар — 610) кеше яши. 1935 елда Казан районындагы авыл советларның кайберләре яңа оештырылган Биектау районына бүленеп чыга.

1938 елның 4 августында район бетерелә, биләмәсе Столбище һәм Юдино районнарына бирелә.