Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 24,2 км, бассейнының мәйданы 277 км2. Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы Ерсубай авылыннан 6 км көнчыгыштарак, тамагы Кызыл Көч авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 71 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 44%.

Баграж елгасының 7 кушылдыгы бар, иң зурлары – Югары Баграж (29,2 км) һәм Түбән Баграж (11,5 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,26 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Баграж бассейнында ТРның табигать истәлеге – Чыршы һәм карагай урман культуралары (1910-1913 еллар) урнашкан.