- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасының сул кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 23 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек һәм киез басу кәсепчелеге таралган була.
1868 елда авылда – Изге Гурий борадәрлеге ирләр, 1898 елда кызлар мәктәбе ачыла.
XX йөз башында Козьма-Демьян чиркәве, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1259,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Олы Мишә авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Татарстан» колхозы оештырыла, 1930 елда «Урожай» (1950 елларда Олы Саурыш – үзәк утар) һәм Маршал Конев исемендәге колхозларга бүленә. 1947 елдан авыл – Ленин исемендәге колхозның үзәк утары (1970 елдан үзәк утары Олы Мишә авылында, аңа шулай ук Түбән Саурыш, Җәнәй авыллары да керә). 1996 елда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясенә үзгәртелә. Хәзер А.М.Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнә.
1955–1983 елларда урта мәктәп эшли (1955 елда янгыннан соң Түбән Саурыш авылыннан күчерелә, шул елда – җидееллык, 1961 елда сигезьеллыкка үзгәртелә, 1983 елда Олы Мишә авылына күчерелә) эшли.
2016 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан – Олы Мишә урта мәктәбе филиалы), клуб (бинасы 2021 елда сүтелә) була.
Хәзер мәчет (2011 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 575,
1897 елда – 971,
1908 елда – 1213,
1920 елда – 1014,
1926 елда – 1137,
1938 елда – 846,
1949 елда – 506,
1958 елда – 382,
1979 елда – 319,
1989 елда – 199,
2002 елда – 123,
2010 елда – 102,
2020 елда – 82 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.