- РУС
- ТАТ
Энтомолог, туфрак зоологиясе белгече, биология фәннәре кандидаты (1949)
1906 елның 6 мае, Сембер шәһәре – 1988 елның 31 марты, Казан.
Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1929).
1929–1945 елларда ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына каршы көрәш отрядын җитәкли.
1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтында, СССРда беренчеләрдән булып Туфрак зоологиясе лабораториясен оештыра һәм җитәкли (1962–1976). Бөтенсоюз энтомология җәмгыятенең Казан бүлеген оештыручыларның берсе (1972).
М.М.Алейникова җитәкчелегендә беренче мәртәбә Татарстан, күрше өлкәләр һәм республикалар территориясендә туфрак фаунасы тирәнтен тикшерелә. Авыл хуҗалыгы үсемлекләренә аеруча зур зыян китерүче корткычлар таралышы буенча карта төзелә һәм аларга каршы көрәш чаралары билгеләнә.
Почвенная фауна Среднего Поволжья. М., 1964.
Животное население почв агроценозов и его изменения под влиянием сельскохозяйственного производства. Казань, 1969.
Парцеллярная структура елово-широколиственных лесов востока европейской части СССР. М., 1979.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.