Биографиясе

1858 елның 17 (29) декабре, Казан губернасы, Козьмодемьянск өязе Покров авылы – 1935 елның 26 октябре, Саратов шәһәре.

Н.М.Любимов шәкерте.

1884 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, Казан губернасының Чабаксар өязе медицина учреждениеләрендә эшли.

1894–1911 елларда Казан университетының патологик анатомия кафедрасында: прозектор ярдәмчесе, прозектор, ассистент, приват-доцент; бер үк вакытта 1900 елдан бактериология институтында.

1911 елдан Саратов университетында: экстраординар профессор, 1913 елдан ординатура профессоры, 1914–1918 елларда ректор, патологик анатомия кафедрасын оештыручы, университет каршындагы «Эчке медицина һәм патология җәмгыяте» («Общество внутренней медицины и патологии») җитәкчесе.

И.И.Мечников җитәкчелегендә микробиология һәм иммунитет проблемаларын өйрәнә (Париж). 1910 елда чума эпидемиясен (Саратов шәһәре) бетерүдә катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре корсак тифы һәм дифтерит вакытында нерв күзәнәкләре патологиясенә карый.

П.П.Заболотнов тарафыннан бөер өсте бизе тибындагы яман шешләр, борындагы глиомалар, плазматик күзәнәкләрнең миеломалары өйрәнелә.

Хезмәтләре

Случай первичного рака лёгкого // Казанский медицинский журнал. 1901. № 8;

Современное состояние учения о чуме // Казанский медицинский журнал. 1911. № 2.

Әдәбият

Антонов А.М. Профессор П.П.Заболотнов // Архив патологии. 1959. Т. 21;

Библиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета: 1905–1917. Казань, 1986;

Казанский университет (1804–2004): Библиографический словарь. Казань, 2002. Т. 1.