Биографиясе

1943 елның 3 июне, Мөслим районы Мөслим авылы— 2010 елның 16 феврале, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлый (1969).

1967–1968 елларда «Татарстан кооператоры» («Кооператор Татарстана») газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1968 елдан ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында башта репортёр, мөхәррир, соңрак яшьләр тапшырулары редакциясе мөдире.

1985 елдан «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе, 1986 елдан (бүленеп) «Казан утлары» журналында (1997 елдан баш мөхәррир урынбасары).

1993–1997 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәррире урынбасары.

Иҗаты

Беренче «Кырагай» исемле проза җыентыгы 1988 елда басыла. «Вөҗданыңнан сора» (1988) исемле очерклар һәм публицистик мәкаләләр җыентыгы Х.Ямашев исемендәге бүләккә лаек була.

Катлаулы сюжетка корылган тарихи-мавыктыргыч «Хыянәт» романында (1993; русчага тәрҗемәсе «Измена», 2004) Казан ханлыгындагы вакыйгалар гәүдәләнә, ике яшь кешенең мәхәббәт тарихы тасвирлана. Латыйфи татар язучылары арасында беренчеләрдән булып Румыния татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, «Чура-батыр» тарихи эпосын (1993) хәзерге татар теленә тәрҗемәдә бастырып чыгара. Аның ике телле «Тамга-След» (1993), «Соңгы кисәтү» (1995), «Игезәкләр» (1996) повестьлары фәнни-фантастик жанрда иҗат ителгән. «Әманәт» (2001) хикәяләр җыентыгы, «Ишелеп төшкән бәхет» (2001) һәм «Бәйсез этләрне атарга» (2002) романнары яшьләр тормышына багышлана.

Әсәрләре

 Сайланма әсәрләр: 3 томда. К., 2001.

Әдәбият

Галиуллин Т. Тарихыңны онытсаң — киләчәгең юк // Замана балалары. К., 1993;

Сафин Ф. Хыянәтсез иҗат // Казан утлары. 2001. № 6;

Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан // Казан утлары. 2003. № 6.

Автор — Г.М.Габделхакова