Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көнбатышында урнашкан.1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2710,93 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Зубова Поляна поселогы (Саранск шәһәреннән 154 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 55414 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 673 кеше.

Алар, тупланып, Горенка (2010 елда – 162 кеше), Кочетовка (83), Татар Лунданы (87) авылларында яшиләр. Бу авылларга XVII йөзгә кадәр Керенск чик буе киртәсендә Темников татарлары нигез сала.

Татар җәмгыяте тормышы

1864 елгы мәгълүматларга караганда Горенка авылында мәчет, татар мәктәбе эшли. 2010 елга кадәр мәктәпләрдә татар теле укытыла.

Хәзерге вакытта Кочетовка, Татар Лунданы авылларында XIX йөздән сакланып калган мәчет бар (архитектура истәлеге).

Күренекле кешеләре

Зубова Поляна районында Мордва Республикасының атказанган икътисадчысы, МАИ академигы Ф.Ф.Мамин туган (Кочетовка авылы).