Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Айбаш исеме белән мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1876 елда төзелә), мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 592,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостенә керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Каракүл” колхозы оештырыла. 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1995 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкының кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 – 2011 елларда - башлангыч мәктәп, 1980 – 2015 елларда – клуб; мәчет (2005 елдан) эшли.

Авылдан көньяктарак, Ашыт һәм Питиал елгалары субүләрендә Кара Күл (1978 елдан – табигать истәлеге) һәм Хәбри күле (ял итү урыны) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Э.Р.Галиева (1954 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор;

Ә.Ә.Гыйләҗев (1956 – 2005) – көрәшче, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, РФ чемпионы, 5 тапкыр ТР чемпионы, аның хөрмәтенә авылда мемориаль такта урнаштырыла.

Халык саны

1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 363,
1897 елда – 527,
1908 елда – 593,
1926 елда – 500,
1938 елда – 440,
1949 елда – 413,
1958 елда – 324,
1970 елда – 336,
1989 елда – 135,
2002 елда – 128,
2010 елда – 117,
2017 елда – 90 кеше (татарлар).