Тарихы

Авылга XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Дмитровский, Соловъяз исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе, ятим балалар йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 595 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостенда, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Подгорный авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл башта – Сталин исемендәге колхоз (Батыр авылы), 1946 елда “Победа” колхозы (Сокольский поселогы) составына керә.

Халык саны

1859 елда – 270,
1889 елда – 200,
1897 елда – 260,
1910 елда – 226,
1920 елда – 418,
1926 елда – 341,
1938 елда – 480,
1949 елда – 218,
1958 елда – 181,
1970 елда – 137,
1979 елда – 97,
1989 елда – 60,
2002 елда – 47,
2010 елда – 55,
2015 елда – 44 кеше (руслар).