- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы поселок. Бөгелмә шәһәреннән 12 км төньяк-көнчыгышарак, Зәй елгасы буенда урнашкан
Авылга XX йөз башында нигез салына. Беренче исеме – Сокольский Хуторы.
Оештырылган вакытыннан Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.
Хәзер Подгорный авыл җирлеге составына керә.
1946 елда поселок Сталин исемендәге колхоздан (Батыр авылы) аерылып чыга, анда “Победа” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Бөгелмә” совхозы, 1960 елда – “Бөгелмә” дәүләт нәселле кошчылык заводы, 1970 елда “Птицевод” дәүләт нәселле кошчылык заводы составына керә.
1910 елда – 68,
1920 елда – 68,
1926 елда – 152,
1938 елда – 115,
1949 елда – 89,
1958 елда – 85,
1970 елда – 56,
1979 елда – 54,
1989 елда – 24,
2002 елда – 17,
2010 елда – 23,
2015 елда – 24 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.