- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: XVIII йөз.
Пугачёвчылар кузгалышына 1773 елның декабрендә килеп кушыла. Баштарак И.Черняев һәм Ә.Уразмәтев отрядларында була.
1774 елның гыйнварында Е.И.Пугачёв штабы урнашкан Бәрде бистәсенә килә (XIX йөздән бистә Оренбург шәһәре биләмәсенә керә), анда полк командиры итеп билгеләнә. Шул елның февралендә Бозаулык һәм Сорочинск кальгалары төбәгендә, март аенда Татищев кальгасы өчен барган сугышларда катнаша.
Баш күтәрүчеләр отряды җиңелгәч, Бәрде бистәсенә чигенә. 1774 елның апрель башында Каргалы бистәсе һәм Сакмар шәһәрчеге тирәләрендә хөкүмәт гаскәрләре һөҗүменә каршы торучылар сафында була; әсир ителә, Оренбург шәһәре төрмәсенә ябыла. Шуннан соңгы язмышы ачыкланмаган.
Под знаменем Пугачёва. Челябинск, 1973.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.