123 төре билгеле, Антарктидадан кала барлык җирдә дә киң таралганнар.

Татарстан территориясендә 12 төре бар: байгыш, ак ябалак (Nyctea scandiaca), колаклы ябалак (Asio otus), сазлык ябалагы (A. flammeus), йокычан ябалак (Otus scops), йөнтәс аяклы ябалак (Aegolius funereus), йорт ябалагы (Athene noctua), чырайсыз ябалак (Glaucidium passerinum), карчыгасыман ябалак (Surnia ulula), соры ябалаклар (соры, озын койрыклы, сакаллы).

Башы зур, 270 градуска борыла ала. Күзләре зур, алга карый. Каурый капламы йомшак, күпереп тора, бу ябалакларга тавышсыз гына очарга мөмкинлек бирә. Бик яхшы ишетәләр, тире җыерчыкларыннан, каты каурыйлардан торучы тышкы колак яфраклары һәм каты каурыйлы бит дискы ярдәмендә тавыш чыганагының урынын төгәл билгелиләр. Томшыгы ыргаксыман, төбендә каты тире капламы бар. Барлык ерткыч кошларныкы кебек аяклары зур тырнаклы, алар ярдәмендә корбаннарын эләктерәләр һәм аны һавага күтәрәләр.

Ак ябалак Татарстан территориясенә ноябрь-декабрьдә килә, март-апрельдә китә. Ата кошлар тоташ ак яки сирәк кенә аркылы кара тимгелләр төшкән ак төстә, ана кошларның аркасы көрән чуар, түшендә аркылы көрән буйлар бар.

Колаклы ябалак — аз санлы утрак төр. Каурый капламының төсе аксыл-көрәннән кара-көрәнгә кадәр. Аркасы карарак, түше җирәнрәк, кара чуар саргылт төстә.

Сазлык ябалагы — күчмә кош. Ачык биотопларда: кисенделәрдә, тугай болыннарында, сазлыкларда, аланнарда яши. Төп төсе — сары-көрән. Аркасындагы каурыйлары аксыл каймалы көрән төстә. Түше ян-якларында тар һәм күкрәгендә киңрәк булган озынча кара тимгелле җирән-сары.

Йокычан ябалак март ахыры — апрель башында килә. Агачлар үскән төрле ландшафтларда яши. Төсе тимгелле көрән-сорыдан көрән-җирәнгә кадәр, түше аксылрак. Бит дискы бик күренми һәм кара тимгелләр белән чуарланган. Канатлары озын, койрыгы чагыштырмача кыска.

Йөнтәс аяклы ябалак — оя коручы утрак төр. Аяк бармаклары тырнакларына кадәр каурый белән капланган, «йөнтәс аяклы» исеме шуннан. Аркасы аксыл түгәрәк таплы аксыл-көрән. Түше сузылып киткән кара бизәкле аксыл төстә.

Йорт ябалагының яшәү тирәлеге, нигездә, республиканың көнбатыш һәм көньяк районнары. Утрак кош. Чормаларда, ташландык таш корылмаларда һәм башка ышык урыннарда (бу үзенчәлеге кошның исемендә дә чагылыш тапкан) оялый. Тыгыз гәүдәле. Канатлары һәм койрыгы озын.

Чырайсыз ябалак — ябалакларның иң кечкенә вәкиле (озынлыгы якынча 17 см, авырлыгы 70 г тирәсе). Кама алдында яши. Койрыгында аксыл 5–6 аркылы сызык бар. Бит дискы бик күренми.

Карчыгасыман ябалак — утрак яки күчеп йөрүче кош. Аркасы ак тимгелле кара-көрән, түше аркылы кара бизәкле ак. Бит дискы бик күренми, аксыл, кара буй белән каймаланган. Койрыгы озын, киртләч, аркылы буй-буй. Көндезге яшәү рәвеше алып бара.

Ябалаклар ояларын агач куышларында яки җирдә коралар. 3–6 йомырка салалар. Кечкенә кошлар, тычкансыман кимерүчеләр, җир тычканнары, зур бөҗәкләр һәм башкалар белән тукланалар.

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Карчыгасыман ябалак

Колаклы ябалак