Биографиясе

1929 елның 25 декабре, Мордва АССРның хәзерге Краснослободск районы Каймар авылы — 2012 елның 6 сентябре, Казан.

1953 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технологик университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (2001 елга кадәр), профессор (1977), гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире (1985–1999), инженерлык химия-технологиясе факультеты деканы (1977–1985, 1990–1992).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре махсус химиягә карый.

Мадякин пиротехника буенча фәнни юнәлеш булдыра.

Гетероген янучан системаларның яну һәм нурландыру механизмын тикшерә. Аның җитәкчелегендә төрле кулланылыш өчен пиротехник составлар, пиротехник типтагы каты ягулыклар (шул исәптән эластомерлар нигезендә, пластизоль нигездә) булдырыла; аларны әзерләү һәм алардан эшләнмәләр ясау технологияләре эшләнә. Үтәли пресслау алымы белән катлаулы кисемле пироэлементлар алына, алар авиация техникасын җылылык ярдәмендә үзлегеннән төзәүле сугыш кирәк-яракларын саклау өчен җылылык бүлеп чыгаручы ясалма объектлар сыйфатында кулланыла (Әфганстанда, Чечен Республикасында).

Мадякин периодик нурландыручы гетероген системаларны ача һәм аларның януын тикшерә; ак һәм төсле ялкыннар составларын тәкъдим итә («Салют» тибындагы эшләнмәләрдә кулланыла, йолдызлар җемелдәве кебек матур манзара тудыралар һәм фейерверкларны бизиләр, эз калдыру һәм сигнал бирү эшләнмәләрендә кулланыла ала); целлюлоза нитратлары нигезендә пиродары составларын (төсле утлар, очкынлы-ялкынлы һәм очкынлы-форслы, аэрозоль хасил итүче һ.б. составлар) һәм утиль дарылар нигезендә пиродарылар эшли.

Фәнни эшкәртмәләре (эшләнмәләр, составлар) пиротехника заводларында, шул исәптән Эстәрлетамакның «Авангард» заводында, В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү предприятиесендә җитештерүгә кабул ителә, барлык заманча фейерверк эшләнмәләрендә кулланыла.

900 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 3 монография авторы. Уйлап табуга 200 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1975). Дуслык ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000;

Создатель школы пиротехников // Науч. Татарстан. 2004. № 4.