Тарихы

XX йөз башында нигезләнә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.

Хәзер – Яңа Бүләк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Урожай»колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Яңа Бүләк» (үзәк утары – Яңа Бүләк авылы), 1960 елдан – «Игенче» (үзәк утары – Яңа Бүләк авылы), колхозлары, 1995 елдан – «Игенче» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2016 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.М.Мирсәетова (1927–2022) – «Игенче» колхозында дуңгыз караучы (1958–1987), ТАССРның атказанган терлекчесе, «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 282,
1938 елда – 357,
1949 елда – 305,
1958 елда – 279,
1970 елда – 253,
1979 елда – 181,
1989 елда – 131,
2002 елда – 134,
2010 елда – 125,
2020 елда – 103 кеше (татарлар).