Кошчылык фабрикасы 1929 елда төзелә башлый, 1934 елда төзелеп бетә. 1936 елда аның составына Бөгелмә орлыкчылык совхозының 1 нче бүлеге, 1957 елда Матросов исемендәге һәм «Красное Знамя» колхозлары керә. 1934 елдан «Бөгелмә» кошчылык совхозы, 1960 елдан «Бөгелмә» дәүләт нәселле кошчылык заводы, 1971 елдан «Птицевод» дәүләт нәселле кошчылык заводы. 2006 елга, үзгәртеп корулардан соң, предприятиегә 1 торак пункт карый (Прогресс поселогы, эшләүчеләр саны 280 кеше); 1435 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләре (шул исәптән 1287 га сөрүлек җирләр), 183 мең баш кош була.

2011 елдан бөлгенлек процедурасыннан соң «Репродукт» ҖЧҖ, 2013 елда бетерелә.

Төп юнәлеше — нәселле тавыклар йомыркасы һәм кош ите җитештерү. 2006 елда 25,1 млн данә йомырка, 296 т ит, шулай ук 6668 т бөртекле ашлык җитештерелә. 1 тавыктан 264 йомырка алына. 1936 елдан — «Род-айланд», 1955 елдан — «Русская белая», 1967 елдан — «Кристалл-5», 1982 елдан — «Беларусь-9», 1987 елдан — Бөтенсоюз кошчылык фәнни-тикшеренү технология институты селекциясе кроссы «П-46», 1998 елдан Голландия кроссы «Бованс белый» токымнары үрчетелә. Голландия кроссы «Бованс белый» һәм Россия кроссы «П-46» селекциясеннән Бөгелмә кроссы чыгарыла. 2003 елда Германиядән «Ломанн-LSL» һәм «Ломанн-Браун» кроссының ата-ана формалары кайтарыла.

Хуҗалыкка СССР ВДНХсының 1 нче дәрәҗә дипломнары (1972, 1973, 1983), РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы (1975, 1981, 1983), КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Мактау грамотасы (1986) бирелә. «Птицевод» СССР ВДНХсының 4 алтын, 1 көмеш медале белән бүләкләнә. Эшчеләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 3 кешегә — РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 8 кешегә ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә; 2 кеше — Ленин ордены, 8 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 кеше — Халыклар дуслыгы, 5 кеше «Почёт билгесе», 3 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» орденнары, 9 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Хуҗалык җитәкчеләре — А.С.Ефремов (1946–1950), Ю.Н.Ягъфәров (1963–1994), Д.Г.Ситдыйков (1996–2003), Ф.С.Якупов (2003–2006), Р.А.Рахманов (2006 елдан) һ.б. (барлыгы 17 кеше).

Автор — И.Н.Афанасьев