Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13 км, бассейнының мәйданы 31,2 км2. Буа районы территориясеннән ага. Елга башы Каенлык авылыннан 7 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Килдураз авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы - 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 58%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2.

Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый арта. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Инеш ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,015 м3/с.

Су язын уртача каты (3-6мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.