Эчтәлек

1958 елның 19 ноябрендә Апас районы Борнаш авылында туган.

Казан мәдәният институтын тәмамлый (1980).

1985–1988 елларда Казан үзешчән сәнгать йортында эшли.

1990–1994 елларда «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясендә телевизион тапшырулар мөхәррире.

1994–1999 елларда «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары, «Татарстан» журналы редакцияләрендә хәбәрче, әдәби мөхәррир.

1999–2001 елларда Татарстан китап нәшриятында.

2001 елдан «Идел» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире, бер үк вакытта 2006 елдан ТР Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант.

«Аһәң» (2001) шигырьләр һәм поэмалар, «Йокыга талган гүзәл» (2002) хикәяләр, «Газиз ярым» (2006) пьесалар җыентыклары дөнья күрә. Аның пьесалары буенча эшләнгән «Артык гомер» (1993), «Төнге шаяру» (1994), «Кызыма килер йөз кеше» (1995), «Газиз ярым» (1997), «Бәхетле килен» (1997), «Җиденче кияү» (2005), «Ялгыз каен күзе» (2007) спектакльләре Татар драма һәм комедия, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә, Оренбург театрларында, Уфа «Нур» театрында куела.

ТРТ каналында Ибраһимов сценарие буенча «Ялгыз тәкәрлек» (2002) телефильмы төшерелә.

Әдәбият

Зәйдулла Р. Лирика – шигъри сурәт, моң // Идел. 1990. № 2.